

Укытучы – иң мәрхәмәтле һәм изге һөнәр, ул зур фидакарьлек, эчкерсезлек, намуслы ниятләр, оптимизм, ышаныч, балаларны ярату, активлык таләп итә.
Чишмәдә өч мөһим вакыйганы – Мәктәпкәчә һәм урта һөнәри белем бирү көннәрен һәм Укытучылар көнен берләштерүче тантаналы чара булып узды.
Бәйрәмгә укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре чакырылды. Педагогик хезмәт ветераннарын аеруча җылы каршыладылар, мондый игътибар күп еллар мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә зур шатлык китерде.