Чишмэ
+25 °С
Облачно
Җәмгыять
9 Августа 2023, 10:27

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышы

Шушы көннәрдә Кахновка, Дмитриевка, Бишкәҗә, Түбән Тирмә һәм Чишмә авылларында график буенча балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча махсус комиссия рейды үтте.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышыБалигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышы
Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышы

Комиссиядә исәптә торучы биш гаиләдә булдык (дөрес, берсе өйдә түгел иде), аларның яшәү шартлары, көнкүреше белән таныштык, балаларының хәлен белдек. Газ барлык йортларда да тоташтырылмаган, дөресрәге, түләмәгән өчен яки хәвефсезлек таләпләренә туры килмәгән өчен сүндерелгән. Ризыкны электр плитәдә әзерлиләр.

Аларның күбесе күп балалы, тулы булмаган гаиләләр. Әниләре эчә, берсе хәтта иртән сәгать 11дә үк исерек иде. «Гаилә» үзәге вәкиле Алия Вәлишина сүзләренә караганда, алар нәкъ менә шушы хатынны исәптән төшерергә теләгәннәр, чөнки соңгы вакытта аңа карата кисәтүләр булмаган, әмма хәлләр яхшы якка үзгәрмәгәч, әлегә исәптән төшермәгәннәр.

Ләкин барысы да начар дип әйтеп булмый. Бер гаиләдә өстәлдә әле генә пешерелгән пирожкилар бар иде, хуҗабикә яшь бәрәңге казый башлауларын әйтте. Сүз уңаеннан, ул ана капиталына йорт сатып алулары, анда ремонт ясарга кирәклеге турында сөйләде. Суыткычта ярымфабрикатлар запасы бар иде.

Бер авылда тулы гаиләгә бардык. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белгече Алина Курамшина сүзләренә караганда, бу йортта яшәүче хатын комиссиядә исәптә тора, ул зур балаларына ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән, 4 һәм 8 яшьләрдәге ике кечкенә баласы гаиләдә яши. Әтиләре рәсми рәвештә эшкә урнашмаган, ләкин эш табып акча эшләштереп ала.

– Бу гаиләләрдәге хатын-кызларның барысы да бала карау буенча пособие ала. Әмма, кызганычка каршы, күбесе аны тиешенчә кулланмый, шулай ук күбесе аз керемле буларак пособие алу өчен ирләре белән өйдәш булып кына торалар, рәсми никахка кермиләр, – диде Чишмә муниципаль район хакимияте карамагындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе урынбасары Алсу Сәхибгәрәева.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышы
Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышы
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас