

Шул тарафларга барып, чыгышлары белән бу авылдан булган кешеләр белән аралашырга насыйп булды.
– Биредә туып үстем, бәйрәмгә ашкынып гаиләм белән кайттым, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты халык мәгарифе отличнигы Рамил Шәяхмәтов. Ул гомере буе укытучы булып эшләгән, Бәләбәй педагогия училищесына җитәк-челек иткән.
– Туган авыл белән элемтәне өзмибез – әти-әни янына кайтып йөрибез, тормыш иптәшем белән икебез дә Кызылгыдан. Балалар да шунда үсте, – дип сөйләде отставкадагы майор, Эчке эшләр министрлыгы ветераны Фәнүз Сәлимов.
Бу көнне район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Эрнес Кәримов һәм филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының халык, Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәрипов та Кызылгыда кунакта булдылар. Марат Сабир улы чарага әзерләнүдә һәм туган якны өйрәнү буенча материаллар җыюда бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткән. Чараны алып баручылар тиздән йөз еллыгын билгеләп үтәчәк авыл тарихы турында сөйләделәр. Аңа күрше Абрай халкы нигез салган. Тарихи үлчәм буенча яшь булуларына карамастан, Әхмәдиевләр, Богдановлар, Нуримановлар, Насыйровлар, Янгубаевлар, Бадрановлар архивта ата-бабалары турында бай мәгълүмат туплаганнар. Мәсәлән, Сәлимовлар фамилиясе вәкилләре 15 буыннан торган шәҗәрә төзегән.
Илфат Курамшин үзләренең шәҗәрә агачы белән таныштырып, үз нәселе турында кызыклы хатирәләр сөйләде. Вәлетдин Курамшин узган гасыр башында хәрби хезмәттән тегү машинасы алып кайтып, туган авылында һәм күрше авылларда яшәүчеләргә киемнәр, хәтта толыплар теккән. Ә Бөек Ватан сугышы елларында ул бер төркем ир-атлар белән Шәйморатов дивизиясе кавалеристлары өчен дирбияләр ясаган. Сүз уңаеннан, 1941-1945 елларда Ватанны сакларга киткән 62 ир-атның 17се Курамшин фамилиясен йөрткән һәм батырларча сугышкан, моңа аларның орден-медальләре шаһит.
Чараны оештырган үзәк район китапханәсе директоры Илүзә Гыйбадуллина әтисе белән бергәләп Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тулы исемлеген төзегән, истәлек өчен тактаташ ясаткан.
Чара барышында Җиңүнең 80 еллыгына авыл үзәгендә яугир якташлар истәлегенә мемориал төзү тәкъдиме яңгырады.