

Башкортстанда әлеге проектның республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән 2021 елдан башлап гамәлгә ашырылуын искәртеп узыйк. Проектның максаты Башкортстанда туучыларны берләштерү, һәрьяклы элемтәләрне саклау, фикердәшләрне, авыллар һәм шәһәрләр тормышына битараф булмаган кешеләрне хәйрия программаларын һәм проектларны гамәлгә ашыру өчен эзләүдән гыйбарәт.
Пензада часовня һәм мәчет төзү эше белән дә шушы авылда туып үскән Рәлиф Вәлитов шөгыльләнгән.
– Мәчетләр, гыйбадәтханәләр кешеләрне берләштерә. Миңа якташларым һәм хезмәттәшләрем ярдәм итә, моның өчен аларга бик рәхмәтлемен. Чөнки уртак көч белән генә шундый кыска вакыт эчендә берьюлы ике изге йорт төзи алдык. Мәчетнең беренче ташы 2021 елның августында, «Атайсал» проекты игълан ителгәннән соң, салынды. Шул ук урамда изге Сергий Родонежский исемендәге часовня да төзелде, – диде Рәлиф Риф улы.
Сүз уңаеннан, мәчет һәм часовня гөмбәзләре республикабызда һәм башка төбәкләрдә танылган реставратор Владимир Шерстобитовның эше. Владимир Ильич 1989 елдан бирле 45 гыйбадәтханә һәм 258 мәчет төзүдә катнашкан. Чишмә поселогындагы чиркәү гөмбәзләре дә аның хезмәте. Пензадагы «Мәхәллә аккош» мәчетенең үзәк манарасын һәм дүрт почмактагы гөмбәзләрен ясауга ярты ел вакыт китте, дип сөйләде ул.
Часовня гөмбәзе әле узган атнада гына урнаштырылган. Шул ук көнне часовняның нигез ташы да изгеләндерелгән.
Кече Ватан – ул безнең һәрберебез өчен кадерле төбәк. «Атайсал» проекты ярдәмендә һәр кеше туган ягын төзекләндерүгә турыдан-туры өлеш кертә ала.