Чишмэ
+15 °С
Облачно
Җәмгыять
30 Июня 2023, 05:59

Олы тормыш юлына аяк басу

23 һәм 24 июньдә тугызынчы һәм унберенче сыйныфны тәмамлаучы укучыларга тантаналы шартларда аттестатлар тапшырылды.

Олы тормыш юлына аяк басуОлы тормыш юлына аяк басу
Олы тормыш юлына аяк басу

Безнең хәбәрчеләр дә берничә чыгарылыш кичәсендә булдылар.

Районда тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 500дән артык укучы төп гомуми белем, ә 100дән күбрәге урта гомуми белем турында документ алды.

Поселокның бишенче мәктәбен тәмамлаучы 58 бала да кулларына аттестатлар алдылар.

– Мәктәп белән сау-буллашу ямансу. Укытучыларымны һәм сыйныфташларымны сагынырмын инде. Олы тормыш юлына чыгу бераз куркыта да, чөнки әлегә кадәр әти-әни канаты астында булдык. Ә берникадәр вакыттан соң үзаллы тормыш алып барырга өйрәнәчәкбез һәм туган йортка кунакка гына кайтачакбыз, – дип сөйләде чыгарылыш сыйныф укучысы Әнисә Сәйфуллина.

– Беркайчан да авырлыклар алдында туктап калмагыз, алга таба өмет белән карагыз, куелган максатларыгызга ирешегез. Мәктәпне, укытучыларны онытмагыз, әти-әниегезне хөрмәт итегез һәм кадерләрен белегез, – дип котлау сүзләре һәм җылы теләкләр белән мөрәҗәгать итте аларга мәктәп директоры Эльвира Даянова.

Быел унберенче сыйныфны тәмамлаучылар районның ун мәктәбендә генә бар.

Беренче мәктәп укучысы Мурат Илалов аерым үрнәктәге аттестат белән бергә берьюлы өч югары уку йортына чакыру алган. Аны Мәскәү вузында көтәләр, ул имтиханнар тапшырмыйча гына Рәсәй халыклар дуслыгы университеты факультетларының берсенә укырга кергән дә инде. Мурат республика һәм бөтенрәсәй дәрәҗәсендәге олимпиадалар нәтиҗәләре буенча Уфа дәүләт нефть техник һәм Уфа фән һәм технологияләр университетлары студенты була ала, өстәвенә ул беренче курста 50 мең сум күләмендә югары стипендия алачак.

Аерым үрнәктәге аттестат алучы Аделина Уразмәтова да химия һәм биология буенча бердәм дәүләт имтиханнарын 97 һәм 96 баллга тапшырган һәм медицина университетына укырга керергә хыяллана.

Олы тормыш юлына аяк басу
Олы тормыш юлына аяк басу
Автор:Элина Школьная
Читайте нас