Чишмэ
+29 °С
Облачно
Җәмгыять
30 Июня 2023, 05:37

Һичшиксез, җиңү белән кайтырмын

Ни өчен күпләр контракт буенча хәрби хезмәтне сайлыйлар? Шул һәм башка мәсьәләләр турында без «Темыч» кушаматлы яугир белән сөйләштек.

Һичшиксез, җиңү белән кайтырмынҺичшиксез, җиңү белән кайтырмын
Һичшиксез, җиңү белән кайтырмын

Аңа 43 яшь, тумышы белән Чишмә районы авылларының берсеннән, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән, армиядән кайткач эретеп ябыштыручы белгечлеге алган. Соңгы елларда ул төньякта вахта ысулы белән эшләгән. «Темыч» махсус хәрби операция башлангач та контракт буенча хезмәт итү турында уйлый, ярты ел элек үзен рухи яктан әзерли башлый һәм көннәрдән бер көнне, соңгы карар кабул итеп, хәрби комиссариатка барып гариза яза һәм медкомиссия үтә.

«Әлегә мотоукчылар батальонына язылдым, әмма мөмкинлек булса, разведкага керергә телим, чөнки дусларым анда. Шушы көннәрдә алар белән шалтыратып сөйләштем. Үзем белән нәрсәләр алырга кирәклеген сораштым, кирәк булса, машинамны да алып китәрмен дип уйлаган идем. Дусларым «Бернәрсә дә кирәкми, монда килгәч бөтен кирәк-яракны бирәчәкләр», диделәр. Егетләр бернигә дә зарланмый. Мин аларга йөз процент ышанам. Туганнарым һәм якыннарымның күңеле тыныч түгел, әлбәттә, әмма алар минем башкача булдыра алмаячагымны аңлый. Аларга сезнең газета аша «Минем өчен борчылмагыз, барысы да яхшы булыр, дип әйтәсем килә. Үземне саклармын һәм, һичшиксез, җиңү белән кайтырмын! Картәтием дә сугышта катнашкан. Фашистларны юк итәргә кирәк, дип саныйм – башкача булмый. Әгәр алар безнең җиргә үтеп керсәләр?! – дип ни өчен шундый карарга килүе турында сөйли «Темыч».

Һичшиксез, җиңү белән кайтырмын
Һичшиксез, җиңү белән кайтырмын
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас