Чишмэ
+20 °С
Дождь
Җәмгыять
30 Июня 2023, 06:31

Хәтер шәмнәрен кабыздылар

Чишмәдә «Хәтер шәме» акциясендә поселок халкы, волонтерлар, район оешмалары вәкилләре катнашты.

Ул, гадәттәгечә, Бөек Ватан сугышы яугирләре хөрмәтенә куелган мемориал янында узды һәм фаҗигале вакыйгалар башлануга багышланды.

– Бу көнне без сугыштан кайтмаган якташларыбыз хөрмәтенә шәмнәр кабызабыз. Киләчәк буыннар тынычлыкта яши һәм эшли алсын өчен үз гомерләрен биргән кешеләрне хөрмәтләп искә алабыз, – диде Татьяна Хәбибуллина.

Ул акциягә тормыш иптәше һәм улы белән килгән.

Күптән түгел Хәбибуллиннарның балалары Юлия белән Самир Төньяк Осетиянең Ардон авылындагы туганнар каберлегенә барып, бер уч җир алып кайтканнар. Анда Татьянаның картәтисенең энесе Николай Алексеевич Корниенко җирләнгән.

Сугыш тәмамланганнан соң 75 ел дәвамында аның язмышы турында билгеле булмаган. Николай Корниенко 1918 елда туган. Фронттан фотосы белән соңгы хаты 1942 елда җибәрелгән. Туганнары аны хәбәрсез югалды дип уйлаганнар, чөнки үлеме турында кара кәгазь килмәгән. Сугыштан соң Украина һәм Белоруссия хәрби комиссариатларына аның турында сорап хатлар җибәргәннәр, әмма нәтиҗәсе булмаган.

– «Мемориал» электрон мәгълүматлар банкы архивында аның соңгы хезмәт иткән урыны, кайда һәлак булуы һәм җирләнүе турында мәгълүмат таптым. Балаларым Төньяк Осетиягә баргач, анда эзләнү эшләре алып баручы Алина Акоеф белән элемтәгә кергәннәр, ул абыем җирләнгән урынны һәм туганнар каберлеген күрсәткән, хәзер бу урында (Ардон авылында) һәйкәл куелган. Туристлар төркеме Юлия белән Самирга Ватанны саклаучының кабере янына барып баш ияргә мөмкинлек бирү өчен, маршруттан тайпылырга ризалашканнар, – диде Татьяна Владимировна.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас