

Бу хакта Чишмә районының Хөсәенбәк исемендәге җәмигъ мәчетендә узган бәйрәмдә имам мөхтәсиб Зөфәр хәзрәт Собхангулов та билгеләп үтте:
– «Корбан» сүзе якынлашуны аңлата. Без Аллаһы Тәгаләдән изге гамәлләребез, ниятләребез, корбан чалуыбыз белән безне үзенә һәм бер-беребезгә якынайтуны сорыйбыз. Бәйрәм тарихы Ибраһим пәйгамбәр белән бәйле, ул үзенең Аллаһка буйсынуын һәм аңа карата тугрылыгын исбатлап сынау үтә. Ул безгә Аллаһка якынаер өчен кеше корбаннары кирәк түгеллеген, игелекле булу, дини кануннарны үтәү һәм якыннарыбызга ярдәм итү мөһимлеген күрсәтә, – диде Зөфәр хәзрәт.
Гает көнне мөселманнар иртәнге намазга мәчеткә җыелдылар.
– Мәчеткә бик теләп йөрим. Менә ышанасызмы, иртән аякларым сызлый иде, ә мәчеттән чыкканда авырту басылды. Мин Җиләк-җимеш совхозы бистәсендә яшим, бәйрәм көннәрендә имамнарның вәгазьләре безгә кадәр ишетелә, – диде Әнисә Габдрахманова шатланып.
Бәйрәм гыйбадәтләреннән соң корбан чалынды. Корбан итенең бер өлеше, тиеш булганча, күршеләргә һәм туганнарга, икенчесе ярлыларга һәм мескеннәргә таратыла, ә өченче өлеше чалу-чының гаиләсенә кала.
Гаеткә әзерлек алдан ук башланган.
– Көн саен 12шәр кеше җыелып пылау пешерер өчен дөге һәм яшелчәләр әзерләдек. Бу көннәрдә башкарылган игелекле эшләрнең савабы күп була, – дип сөйләде мәчеткә килгән Мөнирә Янбарисова.
Корбан бәйрәме өч көн дәвам итә. Мөселманнар бу вакытта туганнарының хәл-әхвәлен белергә, догалар укырга тиеш. Бәйрәм көннәрендә, гадәттәгечә, барлык кешеләрне сыйлыйлар һәм ярлыларга хәер бирәләр.