Чишмэ
+15 °С
Дождь
Җәмгыять
30 Июня 2023, 06:49

Балалар җәйге каникулларда нәрсә белән мәшгуль?

Җәйге каникулларын эшсез, максатсыз үткәрмәгән, кесәсендә акчасы булсын өчен төрле юллар эзләгән үсмерләр бар.

Балалар җәйге каникулларда нәрсә белән мәшгуль?Балалар җәйге каникулларда нәрсә белән мәшгуль?
Балалар җәйге каникулларда нәрсә белән мәшгуль?

Әлбәттә, эш бирүчеләр балаларны үзләре чакырып алып, аларга хас булмаган эш куша алмыйлар. Барысы да законга нигезләнергә тиеш.

– 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган балалар, укудан буш вакытта, тулы булмаган эш көнен ялланып эшли ала. Эш көне 4 сәгатьтән артмаска, хезмәт шартлары җиңелчә һәм балалар сәламәтлеге өчен хәвефсез булырга тиеш, – ди Республика буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең территориаль бүлегенең Чишмә районы буенча әйдәп баручы инспекторы Ильвира Урманова. – 2023 ел башыннан, – дип дәвам итә ул, – бүгенге көнгә кадәр район оешмалары, атап әйткәндә, «Ямь», «Туклану үзәге» җәмгыятьләре, «Чишмә җиләк-җимеш питомнигы» авыл хуҗалыгы предприятиесе», «Констант» сәүдә-сәнәгать предприятиесе белән 11 килешү төзелгән. Моннан тыш, урта махсус уку йортлары һәм югары уку йортлары студентлары һәм чыгарылыш укучылары бу предприятиеләрдә һәм «Башкир-агроинвест»та түләүле производство практикасы үтәләр.

Әлеге мәкаләбез буш сүз булмасын өчен, без мәктәп укучылары һәм студентларның эшкә урнаша алуын, аларны кайларга эшкә алуларын, нинди шартларда эшләүләрен үзебез барып күрергә булдык.

Автосервисларның берсендә машиналар юу белән шөгыльләнүче ике яшүсмер егетне очраттык. Үзләре әйтүенчә, алар июнь башыннан смена белән икешәр кеше эшлиләр.

– Эш хакы күпме машина килүгә бәйле, без күрсәтелгән хезмәт бәясенең 30 процентын алабыз. Ял көннәрендә машиналар да, акчасы да күбрәк була. Сменага уртача 300дән 1000 сумга кадәр чыга, – ди аларның берсе.

«Ямь» җәмгыятендә дә булдык, директорның яшелләндерү буенча урынбасары Рәдиф Газзалов белән сөйләштек. Ул аларның предприятиесендә ун кеше, Башкорт агросәнәгать колледжы филиалы студентлары, түләүле производство практикасын үтүе турында сөйләде. Директор урынбасарының беренче сүзе: «Практикага җавапсыз карыйлар. Эш авыр түгел – үлән чабалар, агачлар утырталар, чокыр-чакырларны ремонтлауда катнашалар. Эш көне 7 сәгать дәвам итә, әмма кайберләре качып иртәрәк китәләр яки бөтенләй килмиләр. Моңа кадәр укучылар практика тәмамланганда үзләре эшкә урнашырга теләк белдереп килешү төзиләр иде», – диде ул.

Бер танышымның сөйләгәне искә төште: «Унике яшьлек улым телефон сатып алырга сорагач, «Акча эшлә», дип әйттем. «Ничек эшлим?» дигәч, урамга алып чыктым. Авыл урамы буйлап барабыз, күрәм, юлда алюминий кисәге ята. Иелеп алдык та арытаба киттек, тагын таптык, аннары тагын... Өйгә кайткач, гаражны ачып капчыкны почмакка куйдым да, кайдан тимер-томыр табасың, алып кайтып шушы капчыкка сал, дидем. Улым баш-аягы белән эшкә чумды, тимер җыям дип, иптәшләрен дә эшкә җикте. Шуннан башланды. Дуслары тимер-томыр тапсалар, аңа китереп тапшырдылар. Ул аларга базар бәясеннән арзанрак түләде.  Ә үзе, җае чыкканда, минем белән поселокка тимер кабул итү пунктына барып, кыйммәтрәк бәягә сатты. Ай ярым дигәндә улым яхшы телефонга җитәрлек акча җыйды. Шәһәргә баргач беренче сүзе «Кайда телефон саталар?» булды. Барып, үзе теләгәнен сатып алдык. Кабатлап әйтәм, малайга унике яшь иде!».

Совет чорында авыл укучыларының җәйге ялларда колхоз эшендә актив катнашып акча эшләвен дә искә төшерәсем килә. Алар көнбагыш, чөгендер утыйлар, ындыр табагында эшлиләр, югары сыйныф егетләре комбайнчы ярдәмчесе булып урнашалар иде.

Әлеге теманы дәвам итеп шуны билгеләп үтәсем килә, 23 июньдә Эш белән тәэмин итү үзәгендә «Проффест. Рәсәй эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенрәсәй мәшгульлек ярминкәсе узды, анда Чишмә районының хезмәт оешмалары, колледж тәмамлаучылар һәм эш табарга теләүчеләр катнашты.

Сережа Карпухинга 11 яшь, аңа өйдә эшсез яту күңелсез, шуңа күрә әле җиһаз ташырга, әле машина юарга ярдәм итә.

– Өстәмә акча эшләү җаен табып кына тора, – дип елмая улы турында сөйләгәндә күп балалы Аня исемле ханым. – Ул бик җитез һәм ярдәмчел малай. Беренче тапкыр хезмәт хакы алгач, бөтен акчасына этләргә азык сатып алды. Сеңлесе Амалиянең туган көнендә, чын ир-атларча, косметика һәм чәчәкләр бүләк итте.

– Үзем эшләп алган акчага тәм-томнар сатып алып дусларымны сыйлыйм, песиләргә һәм этләргә азык алам. Бераз үскәч, рәсми эшкә урнашып, акча эшли алачакмын, – ди Сережа.

Район үзәгендә яшәүче Данил Кирәев җиденче сыйныфта укыганда ук тәүге тапкыр акча эшләгән. Җир җиләге сатып хыялын тормышка ашырган – ике умарта сатып алган, якыннары да бераз акча өстәгән, әлбәттә. Киләсе ел умартачылар өчен уңышлы булган, яшь эшкуар бал сатканнан соң тагын алты умарта алалган. Әлеге вакытта Данилның сигез умартасы бар, шуларның икесе Чишмәдә, калганнары Сафар авылында. Ул шул вакыт эчендә умартачылыкның барлык нечкәлекләрен өйрәнгән һәм киләчәктә язмышын әлеге һөнәр белән бәйләргә тели.

Балалар җәйге каникулларда нәрсә белән мәшгуль?
Балалар җәйге каникулларда нәрсә белән мәшгуль?
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас