

Чараны Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Белоруссиянең Мәгариф министрлыгы һәм Белоруссиянең республика яшьләр союзы белән берлектә республика хөкүмәте, яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты оештыра.
Форумның программасы дүрт тематик юнәлешкә бүленгән: агросәнәгать комплексы һәм авыл биләмәләре яшьләре, илсөярлек оешмаларында катнашучылар, яшьләр оешмаларының, балалар һәм студентлар берләшмәләренең иҗади лидерлары, студент отрядлары һәм эшче яшьләр вәкилләре өчен. Шулай ук Уфа - Брест - Минск халыкара яшьләр телекүпере һәм Рәсәй-Белоруссия яшьләренең үзара эш итү перспективалары мәсьәләләре буенча стратегик сессияләр каралган.
Катнашучылар «ПРОФфест» Бөтенрәсәй һөнәрләр ярминкәсенә, республиканың Хәрби дан музеена бара, Җиңү паркында Мәңгелек утка һәм мемориалларга чәчәкләр салу тантанасында катнаша.
https://bash.bashinform.ru/