Чишмэ
+13 °С
Облачно
Җәмгыять
22 Июня 2023, 05:17

Баймак районында II «Башкорт аты» халыкара фестиваленең көне билгеле булды

Быел чара 11-13 августта Баймак районының Граф күле буенда үтәчәге игълан ителде.

Баймак районында II «Башкорт аты» халыкара фестиваленең көне билгеле булдыБаймак районында II «Башкорт аты» халыкара фестиваленең көне билгеле булды
Баймак районында II «Башкорт аты» халыкара фестиваленең көне билгеле булды

Баймак районында башкорт токымлы атларның икенче «Башкорт аты» халыкара фестивален үткәрү буенча оештыру комитетының күчмә киңәшмәсе булды. Анда Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев, республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Баймак районы башлыгы Фәнис Әминев катнашты.

«Былтыр «Башкорт аты» фестивале яхшы кимәлдә узды. Ул авыл хуҗалыгын, гомумән, республика икътисадын үстерү өчен бик кирәк. Билгеле булуынча, башкорт токымлы ат бик чыдамлы, шуңа күрә аның таза токымын саклау мөһим. Фестиваль бик кызыклы булыр һәм тиздән ул үзебезнең генә түгел, чит ил туристларын да җәлеп итәр дип ышанабыз», - дип белдерде «Баймак хәбәрләре»нә интервьюсында Урал Килсенбаев.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның указы буенча 2022 елның 29-30 июлендә Баймак районында «Башкорт аты» халыкара фестивале оештырылды. Фестиваль республикада елкычылык, кымыз эшләү һәм халык кәсепләре традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, башкорт токымлы атларның санын арттыруга һәм популярлаштыруга юнәлтелгән.

https://bash.bashinform.ru/

Баймак районында II «Башкорт аты» халыкара фестиваленең көне билдәле булды
Баймак районында II «Башкорт аты» халыкара фестиваленең көне билдәле булды
Автор:
Читайте нас