

10 июнь иртәсендә барлык тирмәләр кунакларны кабул итәргә әзер иде инде, мәйдан читендә рәт-рәт булып тезелгән сәүдәгәрләр дә үз товарларын тәкъдим иттеләр. Биредә ниләр генә юк иде, бигрәк тә бала-чага өчен тәм-томнар һәм уенчыклар күп булды.
– Безнең районда бәйрәмнәрнең ничек оештырылуына, паркның һәм җәмәгать территорияләренең ничек үсеш алуына һәм төзекләндерелүенә карап фикер йөрткәндә, район хакимиятенең яшь буын бәхетле булсын өчен тырышлык салуы ачык күренә. Без кечкенә чактагы хыяллар хәзер чынбарлыкта тормышка ашырыла. Бу шатлыклы хәл һәм моның белән килешмичә булмый. Сабантуйда балалар өчен күңел ачу чаралары һәм аттракционнар җитәрлек булды, әмма бәяләре арзан димәс идем, – диде «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең генераль директоры һәм БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Айдар Якупов.
Сабантуй мәйданына иртәрәк килгән кунаклар өннәреннән чыгып, тамашачыларның күңелен күтәреп, тегендә-монда йөгереп йөрүче кыю йомраннарны күзәттеләр. Алар кешеләр якынрак килгәндә дә курыкмадылар, сыйпап карасаң да рөхсәт итәрләр кебек тоелды. Йомраннарны фотога төшереп алу җае да чыкты. Әйткәндәй, безнең «ВКонтакте» төркемендәге альбомда әлеге кадрлар бар.
Билгеләнгән сәгатьтә бәйрәмнең рәсми өлеше башланды. Быел кунакларны матур тамаша көтте.
Артистлар хезмәт ияләренең эш көннәрен һәм бәйрәмгә әзерләнү күренешләрен сәхнәләштерде-ләр. Ә тамашада катнашучы балалар, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә хореографик осталык күрсәттеләр. Быел өч йөзләп укучы һәм район Мәдәният сарае артистлары, май аеның эссе килүенә карамастан, сабантуй булачак мәйданга даими рәвештә репетицияләргә йөрделәр. Бәйрәмгә килгән тамашачылар арасында балаларның әти-әниләре, якыннары һәм танышлары беренче рәтләрдә урын алдылар. Барысы да тамашаны фотога төшереп калырга тырыштылар.
– Кечкенә йолдызчыкларыма һәм аларның әти-әниләренә зур рәхмәт! Гаять зур эш башкаруы-бызны күз алдына да китерә алмыйсыз! Шундый зур проектны тормышка ашырдык! Сезнең белән горурланам! Барыгызга да зур рәхмәт! – диде бәйрәмнән соң хореограф һәм «Задоринки» коллективы җитәкчесе Резеда Мөхәммәдиева.
Арытаба хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантанасы булды.
Сабантуйдагы тирмәләрнең матур бизәлеше буенча бәйгегә йомгак ясалды. Җиңүчеләргә 35 000, 30 000 һәм 25 000 сумлык акчалата сертификатлар тапшырылды.
Жюриның бертавыштан кабул ителгән карарына ярашлы, «Җиләк-җимеш питомнигы» авыл хуҗалыгы предприятиесенә беренче урын бирелде һәм 35 мең сумлык сертификат тапшырылды. «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыяте икенче урын һәм 30 мең сумлык сертификат алды. Башкортлар Корылтаеның урындагы бүлеге район тарихында беренче тапкыр әлеге конкурста катнашты. Жюри Корылтай тирмәсенә өченче урын бирде һәм иҗтимагый оешма әгъзалары 25 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Быел парашютчылар үз осталыкларын аеруча матур итеп күрсәттеләр, аларга җил дә, иртәнге салкынча һава торышы да комачауламады.
Сабантуйның иң мавыктыргыч мизгеле – ат чабышлары. Бәйрәмгә килгән кунаклар програм-маның бу өлешен түземсезләнеп көтеп ала. Тамашачылар старт бирелүгә сызгыра, «Әйдә, сынатма!» дип көч бирә башладылар, алдан килүче җайдакларны алкышларга күмделәр.
Юртак атлар чабышында җиде җайдак катнашты. Биредә иң яхшы вакытны «Нурис» җәмгыяте вәкилләре күрсәтте. Икенче һәм өченче урыннарны «Чишмә шикәр заводы» һәм «Агропромбиз-нес» җәмгыятьләре вәкилләре алды.
Чабышкы атлар узышында исә авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән 11 җайдак катнашты. Беренче урынны «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыяте вәкиле яулады, икенче урынны Дамир Идиятуллин шәхси предприятиесе һәм өченче урынны Марат Әхмәтшин шәхси ярдәмче хуҗалыгы җайдаклары алды. Авыл биләмәләре арасында чабышкы атлар ярышында 14 җайдак катнашты. Беренче урында – Ар авыл Советы вәкиле Радик Әделбаев. Аның артыннан берничә секундка кына калышып Дурас авыл Советыннан Фәнзил Канзафаров, өченче булып Енгалыш авыл Советыннан Александр Димьянов килде.
Атны тиз арада җигеп бер әйләнеш үтәргә кирәк булган бригадирлар бәйгесе дә чын кызыксыну уятты. Ул бригадирлардан осталык һәм җитезлек таләп итте. Жюри һәм судьялар Ибраһим авылыннан Алмаз Вилдановка беренче урын бирделәр, төп бүләк – мотоциклны да ул алды. Икенче урында – «Нурис» җәмгыяте авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәре Илһамжон Мәхмүдов, ә өченчедә – Ар авыл Советының Келәш авылыннан Марат Хәмзин.
– Бүген, искиткеч бәй-рәм көнне, һава торышы әйбәт булуга шатмын. Бик күп танышларымны, дусларымны, хәтта сыйныфташларны очраттым. Ат чабышлары бик дулкынландыргыч булды. Бөтен гаиләбез белән аттан егылып төшкән яшь җайдак Айгөл Моратова өчен борчылдык, – диде пенсионер Рәзилә Гыйльфанова.
– Мин атның көче җитмәвен сиздем, һәм без икенче чабышта мәйданнан чыктык, – дип аңлатты икенче һәм өченче урыннарны алган унсигез яшьлек Айгөл.
Ат чабышларыннан соң халык төрле ярышларда һәм бәйгеләрдә катнашып, үзенең җитезлеген һәм көчен сынап карый алды. Мәсәлән, капчыклар белән бәрешүдә ир-атлар белән беррәттән хатын-кызлар һәм яшь кызлар да катнашты.
Бәйрәмгә җыелган халык, аеруча көрәш яратучылар, батырларның бил алышуын да түземсезлек белән көтеп алды. Көрәшчеләр сигез авырлык категориясендә көч сынаштылар. Егетләр арасында «Алкин» шифаханәсе авылыннан Әмирхан Габидуллин җиңү яулады. Бәкәй авылыннан Рамазан Шәрипов абсолют батыр булды. Сабантуйның традицион бүләген – тәкәне аның җилкәсенә салдылар.
– Мин 18 яшьтән көрәш белән шөгыльләнәм. Биредә иң көчле көрәшчеләр катнашты, җиңүгә ирешүемә шатмын. Бу минем район сабантуенда өченче җиңүем. Мин шулай ук ике тапкыр Башкортстан чемпионы, ике тапкыр Рәсәй чемпионы булдым. Ә узган атнада дөнья чемпионатына бардым, анда өченче урын алдым, – дип хәбәр итте Рамазан.
Бәйрәмнең тагын бер мавыктыргыч бәйгесе – колгага менү. Монда катнашучыларга көчле булудан тыш, зур сабырлык та кирәк, чөнки 17 метрлы колга башына күтәрелү карап торуга гына җиңел кебек, чынлыкта менеп җитә алучылар сирәк. Халык арасында колгага үрмәләгән кыю егетләрне дәртсендереп «Әйдә, әйдә, әз генә калды!» дип көч биреп торучылар булды.
– Әлеге ярышта беренче ел гына катнашмыйм. Бу юлы үз нәтиҗәмнән канәгать түгелмен. Колга тигез, яхшы утыртылган, әмма, яшь үзен сиздерә, күрәсең, – диде Келәш авылыннан килгән 60 яшьлек Илгизәр Сафин.
Чишмә поселогыннан Максим Әюпов һәм Слак авылыннан Илгиз Нуризанов колга башына җитез генә менеп бүләк – әтәчне алып та төштеләр.
Сабантуйда шулай ук шашка һәм шахмат буенча ачык турнирлар узды, анда өлкәннәр дә, балалар да катнаштылар. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Районда сәламәт тормыш рәвешенә, физкультура һәм спортка зур игътибар бирелә. Чишмә районы беренче кварталда ГТО нормативларын тапшыру буенча 31нче урында тора.
– Сабантуйга килгән 20ләп кеше ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплексы спорт мәйданчыгында «Хезмәткә һәм оборонага әзерлек» комплексы нормативларын үтәделәр, – дип хәбәр итте ГТО Тестлау үзәге мөдире Сергей Балуев.
Сабантуй мәйданында үткән футбол һәм волейбол командалары уенын күзәтергә җыелучылар да күп булды. Спортчылар чемпионнарча тырышлык белән җиңүгә омтылдылар. Безнең поселокның җыелма командасы волейболчылар арасында беренче урын алды, икенче урында – искемусалылар, өченчедә алкинлылар булды. Районның биш командасы катнашкан футбол уены да мавыктыргыч һәм тамашалы үтте. Чишмә шикәр заводының «Таврос» футбол клубы барлык матчларда җиңеп, бәйрәмдә турнирның абсолют чемпионы булды.
Бәйрәмгә килгән кунаклар сабантуй мәйданы буйлап таралыштылар.
Сабантуйга Уфа районыннан тормыш иптәше Нәзифә белән килгән Вадим Фәрхетдинов бер бәйгедә җиңеп тавык алды. Алар социаль челтәрләргә кую өчен кызыклы видеолар төшерүче яшь блогерлар булып чыктылар.
– Лайфблог алып барабыз, кызыклы һәм тормыштан алынган видеороликлар төшерәбез, безнең блогта шулай ук «Табигать кочагында ризык әзерлибез» рубрикасы да бар. Әлеге вакытта мин декрет ялындамын, ә ирем үзмәшгуль. Бройлерлар, үрдәк-каз, ә кыш көне сыер һәм ат ите сату белән шөгыльләнәбез, шулай ук казылык ясыйбыз, – дип сөйләде Нәзифә.
Әйткәндәй, Нәзифә тумышы белән Чишмәдән, ә тормыш иптәше күрше Бүздәк районыннан. Соңрак алардан бәйгедә откан тавыкның язмышы турында сораштык.
– Әти-әниләрнең бройлерлары бар, тавыкны әлегә шулар янына җибәрдек. Киләсе атнада Бүздәк районына сабантуйга барабыз, бу юлы аңа күңелсез булмасын өчен иптәш – әтәч отарга тырышырбыз, – дип шаярттылар алар.
Һәркем күңеленә ошаган тамашаны карады, төрле уеннарда катнашты. Капчык киеп, көянтәгә сулы чиләк асып йөгерү бәйгесе үткәрелгән урыннарда халык күп җыелды.
«Ышаныч» яшьләр үзәгенең Җиңү волонтерлары һәм яшь гвардиячеләр күңел ачу чараларын оештыруда актив катнаштылар.
Төштән соң меңләгән тамашачы янәдән төп сәхнә янында Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган һәм халык артисты Айдар Галимов концертын карарга җыелды.
Чишмә Сабантуе – үзенчәлекле бәйрәм, чөнки ул бик күп халык катнашлыгында шау-гөр килеп уза, дип билгеләп үтте чарада катнашучы, БР Иҗтимагый палата аппараты җитәкчесе Шамил Вәлиев. Шамил Римзил улы ассызыклавынча, данлыклы район халкының меңләгән кешене кабул итә алырлык иркен, яңа һәм традицион иҗтимагый киңлекләре бар.
– Районның икътисады ныклы һәм күп кырлы, биредә күпмилләтле һәм үзенчәлекле халык яши, чишмәлеләрнең көчле һәм шул ук вакытта ихлас холкы ачык күренә. Дусларча ярышу, бер-береңне ихтирам итү һәм ярдәмләшү мохите, ачык төсләр һәм тәмле сыйлар Чишмә сабантуена җәлеп итә. Чишмәдә яхшы яшәү өчен барлык шартлар бар һәм халык бәйрәмендә чишмәлеләрнең ватанпәрвәрлеге, туган якны яратуы ачык күренә, – дип билгеләп үтте кунак.
Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров бәйрәмгә килүчеләргә һәм аны оештыручыларга рәхмәт белдерде.
– Намуслы һәм сыйфатлы эшегез өчен барыгызга да чын күңелдән рәхмәт белдерәм! Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре һәм вәкилләре, иганәчеләр, эшкуарлар, авыл биләмәләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклар башлыклары, иҗади коллективлар, балалар, спортчылар, мәгариф учреждениеләре, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, үзәк район дәваханәсе, торак-коммуналь хуҗалык һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре безгә чын бәйрәм бүләк иттеләр! Кунакларның җаваплылыгы һәм аңлылыгы аркасында бәйрәм үткән мәйданчыкта исерек килеш йөрүчеләр күренмәде. Без чираттагы тапкыр тырышып эшли дә, күңелле итеп ял да итә белүебезне исбатладык. Барыбызның да кәефләр күтәренке булды, шунысы шатландыра, хокук бозу очраклары теркәлмәде, – дип билгеләп үтте муниципалитет башлыгы.
Сабантуй тәмамланып килгәндә, Чишмә өстендә коеп, яшенләп һәм күк күкрәп яңгыр ява башлады.