Чишмэ
+16 °С
Облачно
Җәмгыять
14 Июня 2023, 07:04

Каникуллар файда белән үтсен

5 июньдә «Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексында балалар өчен көндезге лагерь ачылды.

Каникуллар файда белән үтсенКаникуллар файда белән үтсен
Каникуллар файда белән үтсен

Чара башында балалар чыгыш ясадылар, үзләренең отрядлары һәм девизлары белән таныштырдылар.

Балаларның һәр көне минутлап язылган. Көн режимында ял итү генә түгел, ә иртәнге зарядка, беренче мәктәп ашханәсенә төшке ашка бару, аннары, планлаштырылган тематика буенча уеннар, спорт белән шөгыльләнү һәм экскурсияләр өчен дә вакыт бар.

– Мин бу лагерьга икенче ел йөрим. Миңа йөзәргә өйрәнү дәресләре һәм баскетбол уены ошый. Биредә бик күп дуслар таптым, мәктәптәге танышларымны очраттым. Вакытыбызны күңелле итеп үткәрәбез, – дип сөйләде беренче мәктәпнең өченче сыйныф укучысы Ирина Давыдова.

Физкультура буенча дәресләрне тренер-укытучылар алып бара. Оештыручылар балалар җәйге каникулларын күңелле итеп кенә түгел, ә файда белән дә үткәрсеннәр өчен тырышлык сала.

– Һәр отряд көн аралаш бассейнга йөри, тәҗрибәле вожатыйлар һәм тренерлар аларны йөзәргә һәм су өстендә батмаска өйрәтә.

Балалар көн саен күнегүләр ясыйлар һәм ачык һавада уеннар уйныйлар. Без Кушнарен районының «Первушино» аэродромына, шулай ук Уфага экскурсиягә барырга планлаштырдык. Лагерь үз эшен 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк, – дип билгеләп үтте балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Елена Рычкова.

Күптән түгел ял итүчеләр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрәсәй физкультура-спорт комплексының район фестивалендә катнаштылар. Балалар нормативларны тапшырыр алдыннан районыбызның әйдәп баручы спортчылары, тай боксы һәм фри-комбат буенча спорт мастерлыгына кандидатлар, БР чемпионнары, Чишмәнең «GRIZZLY» көрәшчеләр клубы тренерлары Равил Галләмов һәм Тимур Туктаров белән буыннарны яздырып, күнегүләр ясап алдылар.

Алар яшь спортчыларны рухландырып, югары нәтиҗәләргә ирешергә өндәделәр.

Катнашучылар 30 метр арага йөгерү, идәнгә таянып гәүдәне күтәрү, озынлыкка сикерү, гимнастика эскәмиясенә басып иелү, теннис тубын кәрзингә ыргыту буенча нормативларны үтәделәр.

– Безнең фестиваль Бөтенрәсәй олимпия көненә багышлана. Ул 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк һәм барлык көндезге лагерьларда узачак. Бездә алар 14. Балалар кызыксынып һәм бик теләп йөриләр. Алар нормативларны лагерьга йөргән вакытта үтәячәкләр, бу аларның күбесенә яңа уку елы башында таныклык һәм аерымлык билгеләре алырга мөмкинлек бирәчәк, – дип хәбәр итте ГТО Тестлау үзәге мөдире Сергей Балуев.

Бронза, көмеш яки алтын билге дәрәҗәсендә тиешле нормативларны үтәүчеләргә ГТО комплексының аерымлык билгесен алу өчен тагын 1000 метрдан 2000 метрга кадәр дистанциягә йөгерү һәм, ничә яшьтә булуга карап, 25 яки 50 метрга йөзү нормативларын да тапшырырга кирәк булачак.

Каникуллар файда белән үтсен
Каникуллар файда белән үтсен
Автор:Элина Школьная
Читайте нас