Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июнь 2023, 12:16

Үз проектларын Мәскәүдә тәкъдим итәчәкләр

Пионерлар һәм укучылар йорты карамагындагы техник иҗат бүлегенең яшь уйлап табучылары «Яшь техниклар һәм уйлап табучылар» Х Бөтенрәсәй конференциясенең төбәк этабыннан җиңүчеләр һәм призерлар дипломнары белән кайттылар.

Үз проектларын Мәскәүдә тәкъдим итәчәкләр
Үз проектларын Мәскәүдә тәкъдим итәчәкләр

Ул Уфа дәүләт нефть техник университетының Стәрлетамак шәһәрендәге филиалында узды һәм анда республиканың шәһәр һәм районнарыннан 110нан артык бала катнашты, барлыгы 92 проект тәкъдим ителде.  Чишмәлеләр җиде номинациянең өчесендә җиңү яуладылар, өчесендә призер булдылар. Шулай итеп, «Экология һәм тирә-як мохитне саклау» номинациясендә кече яшь төркемендә Амелия Ганиева, ә «Мәгълүмати технологияләр һәм мәгариф» номинациясендә Карина Кудрявцева җиңүче булды. Сүз уңаеннан, бу категориядәге ярышларда өченче урынны да Чишмә спортчысы Артем Пикалов алуын әйтеп китик. Амелия Уразмәтова «Акыллы дөнья» номинациясендә – беренче, Әдилә Михайленко икенче урын алдылар. Искәндәр Насыйров «Сәнәгать техноло-гияләре һәм инженерлык чишелешләре» номинациясендә икенче булды.

– Биредә шөгыльләнә башлаган елны ук конкурсларда һәм ярышларда катнаштым. Сүз уңаеннан, безнең сыйныфның яртысы техник иҗат бүлегенең төрле түгәрәкләренә йөри. Проект эшләре белән шөгыльләнергә яратам. Миңа экология темасы якын, гаиләбез белән сәяхәт итәргә яратабыз. Турпоходларга барганда табигатьнең безнең яклауга мохтаҗ булуын күрәбез, – ди бәйгедә җиңү яулаган Амелия Ганиева. 

– Безнең балалар проектларны бик әйбәт эшли беләләр. Алар укытучылары җитәкчелегендә проект темасының яңа якларын ачалар һәм бу хакта дәресләрдә дусларына сөйлиләр. Димәк, башта алар төркемдә, мәктәптә чыгыш ясыйлар, аннары, район чараларында катнашып, үз эшләрен муниципаль дәрәҗәдә, аннары төбәк һәм бөтенрәсәй дәрәҗәсендә яклыйлар. Даими иҗат процессы аркасында балалар актив булалар, үз-үзләренә ышанычлары арта, үз эшләрен дөрес яклый һәм үзләрен күрсәтә беләләр, – ди укучылары турында горурлык белән Пионерлар һәм укучылар йортының техник иҗат бүлеге мөдире Гөлнара Яхина.

«Яшь техниклар һәм уйлап табучылар» Х Бөтенрәсәй конференциясенең төбәк этабында  безнең өч җиңүчебез: Амелия Ганиева, Карина Кудрявцева һәм Амелия Уразмәтова конференциянең Мәскәүдә үтәчәк Бөтенрәсәй этабына чакырылды.

Үз проектларын Мәскәүдә тәкъдим итәчәкләр
Үз проектларын Мәскәүдә тәкъдим итәчәкләр
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: