Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июнь 2023, 15:10

Яшь армия: уңышка омтылу

Шушы көннәрдә Чишмә поселогының Тарих-туган якны өйрәнү музеенда 1нче мәктәпнең 3 «Д» сыйныф укучыларын яшь армиячеләр сафына алу тантанасы булды.

Яшь армия: уңышка омтылу
Яшь армия: уңышка омтылу

Балалар-үсмерләрнең Бөтенрәсәй хәрби-патриотик отряды сафына 32 бала алынды.

– Балалар яшь армиячеләр булулары белән горурландылар, шатлык хисе кичерделәр, шулай ук үзләренең остазларына һәм җитәкчеләренә рәхмәт белдерделәр. Алар туган ил алдында җитди җаваплылык тойдылар. Гомумән алганда, балаларның барысы да бик канәгать калдылар, – дип хәбәр итте 3 «Д» сыйныф җитәкчесе Эльвира Илалова.

Тантаналы чара барышында укучылар яшь армиячеләр кардәшлегенә тугры булырга ант бирделәр.

– Яшь армияче булу – зур абруй гына түгел, ә зур җаваплылык та, хәзер сез яшьтәшләрегез һәм кече иптәшләрегез өчен үрнәк. Без сезнең белән горурланабыз, бу мактаулы һәм җаваплы исемне намус белән йөртүегезне телибез! – дип мөрәҗәгать итте аларга Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.

Яшь армиячеләр сафына алынган балаларның һәрберсенә кызыл берет һәм таныклык тапшырылды.

– Мәктәптә директор киңәшчесе вазифасы барлыкка килү белән хәрби-патриотик юнәлештәге чаралар күбәйде. Сыйныф җитәкчеләре алар белән берлектә дәрестән тыш эшчәнлек алып баралар. 3 «Д» сыйныф укучылары да бу чараларда актив катнашалар. Эльвира Марат кызы балаларга яшь армиячеләр сафына керергә тәкъдим итте. Укучылар бик дулкынландылар һәм кулларына яшь армияче булулары турында чын документ алганга куандылар. Шунысы игътибарга лаек, бу чарага әти-әниләр дә килде, алар да балаларының карарын хуплады. Киләсе елда бу сыйныфта патриотик юнәлештә дәрестән тыш эшчәнлек алып бару планлаштырыла.

– Мин сезгә ватанпәрвәрлек турында сөйләргә телим. Бу сүз бүген күпләрнең телендә. Һәр ир-егет хәрби булырга, үз Ватанын сакларга тели, тик патриотизм моңа гына кайтып калмый, ул киң төшенчә. Патриотизм  – безнең көндәлек тормышыбыз, аралашуыбыз. Сезнең очракта – ул уку, яхшы физик әзерлек, сәламәт яшәү рәвеше, шулай ук өлкәннәргә ярдәм итү. Мәсәлән, юл аша чыгарга булышу, азык-төлек салынган сумкаларын күтәрешү. Ватанпәрвәрлек менә шуннан башлана, – дип ассызыклады Чишмә районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Илдар Әсәдуллин.

Яшь армиячеләрнең 299 укучыдан торган иң зур оешмасы – Чишмә районының Алкин-2 авылында, Енгалыш мәктәбендә  40 бала, Уразбахтыда – 14, бишенче мәктәптә – 54, Иске Мусада 10 бала яшь армиячеләр сафында.

Яшь армия: уңышка омтылу
Яшь армия: уңышка омтылу
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: