Чишмэ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 июнь 2023, 10:10

Иң оста пешекче беренче мәктәптә эшли

«Иң яхшы мәктәп ашханәсе – 2023» Бөтенрәсәй конкурсының республика этабында поселокның беренче мәктәбе пешекчесе Любовь Байбурина җиңү яулады.

Иң оста пешекче беренче мәктәптә эшли
Иң оста пешекче беренче мәктәптә эшли

Уфаның туклану һәм сервис индустриясе колледжында «Мәктәп ашханәсенең иң яхшы аш-су остасы-2023» исемен алу өчен «Кулинар баттл» форматында узган шәхси ярышларда ун районнан килгән пешекчеләр катнашты.

– Безгә төшке ашка бирелүче ризыкларны сайларга рөхсәт ителде. Мин «Сөмбаш балыгы белән оливье» салатын, икенче ризык итеп бирелүче «Яшелчәләр белән жардиньер» һәм «Смор Чер» эчемлеген әзерләдем, – дип хәбәр итте Любовь Александровна. 

Һәр ризык берничә критерий, шул исәптән тәм сыйфаты, үзенчәлекле булуы һәм әзерләү технологиясе буенча бәяләнгән. 

Конкурсның республика этабында республиканың 43 муниципаль берәмлегеннән 65 (22 шәһәр һәм 43 авылның) мәктәп ашханәләре катнашкан. 

Икенче урынны «Гранд-питание» җәмгыятенең (Краснокама районы) аш-су остасы Валентина Дәү-ләтбаева алган, Зианчура районы пешекчесе Вилена Зианбердина өченче урында. 

«Туклану үзәге» җәмгыяте пешекчесе Любовь Байбурина федераль этапта – Бөтенрәсәй бәйгесен-дә дә катнашырга планлаштыра. Ул һөнәре буенча 30 ел, ә беренче мәктәптә 2006 елдан бирле пешекче булып эшли. 

– Финалга әзерләнә башлыйбыз. Алга таба гына барабыз! – ди Любовь.

Сүз уңаеннан, 2021 елда ул республика бәйгесендә җиңү яулады, федераль этапта республика намусын яклау өчен Мәскәүгә барды һәм «Авыл мәктәбенең иң яхшы ашханәсе» номинациясендә икенче урын алды.

 

Иң оста пешекче беренче мәктәптә эшли
Иң оста пешекче беренче мәктәптә эшли
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: