Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июнь 2023, 15:07

Чәчәкләр утырттылар

«Березка» балалар бакчасында «Чәчәк бир – наз бүләк ит!» акциясе үтте. Балаларның әти-әниләре аңа бик теләп кушылдылар һәм чәчәк түтәлләренә утырту өчен петуния, бәрхет гөл, канәфер һәм виола үсентеләре алып килделәр.

Чәчәкләр утырттылар
Чәчәкләр утырттылар

Балалар аларга чәчәкләр утыртышырга һәм су сибәргә ярдәм иттеләр, үсемлекләрнең катлаулы исемнәрен истә калдырдылар, чәчәк-ләргә карап шатландылар. Хәзер алар үтеп киткән саен үзләре утырткан чәчәкләрне күреп: «Бу минеке», дип елмаялар.

«Березка» балалар бакчасы 1976 елның 19 маенда ачылган. Шул вакытлардан бирле көндәлек авыр хезмәт һәм мәшәкатьләр белән тулы 47 ел үткән. Биредә тәрбияләнеп чыккан балаларга карап бик күп шатлык хисләре һәм горурлык кичерелгән. Бүгенге көндә 12 төркемгә 260 бала йөри.

Балалар бакчасы эшләгән чорда бирегә биш меңләп сабый йөргән.

Ул балалар өчен, шулай ук өлкәннәр өчен дә тормышларында мөһим һәм әһәмиятле мизгелләр үткән икенче туган йортка әйләнгән. Биредә сабыйлар бер-берсе белән аралашырга, дуслашырга, әдәпле, тәртипле һәм игелекле булырга, дөрес итеп сөйләшергә, табигатьне, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын яратырга, тирә-юньдәгеләргә хөрмәт белән карарга һәм өлкәннәргә ярдәм итәргә өйрәнәләр.

– Быел кызым Ирада беренче сыйныфка бара. Балалар бакчасында эшләүчеләргә бик күп җылы сүзләр әйтәсем килә. Анда үз эшенең чын осталары эшли. Биредә баланы мәктәпкә әзерләп кенә калмадылар, иҗади сәләтләрен дә ачтылар, шуның ярдәмендә конкурсларда призлы урыннар алдык, – диде Әлфия Сәфәрова.

Чәчәкләр утырттылар
Чәчәкләр утырттылар
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: