Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 Май 2023, 16:44

Уфада үтәчәк беренче Халыкара китап ярминкәсе ниләр белән таң калдырачак?

26-28 май көннәрендә Уфа халкын һәм башкала кунакларын зур вакыйга көтә: Уфада беренче тапкыр «Китап бәйрәме» Халыкара китап ярминкәсе узачак, аны үткәрү башлангычын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хуплады.

Уфада үтәчәк беренче Халыкара китап ярминкәсе ниләр белән таң калдырачак?
Уфада үтәчәк беренче Халыкара китап ярминкәсе ниләр белән таң калдырачак?

Анда эре нәшриятлар, китап кибетләре, китапханәләр, букинистлар катнашачак, язучылар, рәссамнар, актерлар, драматурглар һәм сәнгать белгечләре белән очрашулар узачак. Ярминкәдә яңа нәшер ителгән иң кызыклы китапларны сатып алырга мөмкин булачак.

 

Кунакка кемнәрне көтәбез?

Уфадагы китап ярминкәсендә үз продукциясен йөзгә якын нәшрият тәкъдим итәчәк. Болар – Мәскәү предприятиеләре дә, мәсәлән, «Мәгърифәт», «Этерна», «Альма-матер», шулай ук төбәкләрдән: Дагстан, Удмуртия, Чувашия, Мордовия, Татарстан, Санкт-Петербургтан күп кенә шәхси һәм дәүләт нәшриятлары. Якын чит илләрдән: Белоруссия, Абхазия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстаннан да китаплар сатып алу мөмкинлеге булачак.

Әлбәттә, укучыларны Уфа нәшриятлары да сөендерәчәк. «Республика Башкортостан» нәшрият йортының күргәзмәсен мотлак карарга чакырабыз.

 

Башкортстанның чигелгән картасы

Ярминкәнең беренче көнендә, 26 майда, кунаклар чын хәзинә – Башкортстанның чигелгән картасын күрә алачак. Аның презентациясе 12.30 сәгатьтә Акмулла сәхнәсендә узачак.

Карта – унлап оста, рәссам һәм дизайнерның берлектәге уникаль эше. Ул 1,5х2 метр зурлыктагы киндер тукымадан гыйбарәт, анда республиканың барлык 54 районы күрсәтелгән. Осталар төрле чигү техникасын кулланган, карта ярымкыйммәтле ташлар, бисер, тасмалар, күн, киез, алтын һәм көмеш җепләр белән бизәлгән. Ул күпмилләтле Башкортстанның бердәмлеген, аның бай мәдәни мирасын, хезмәттә һәм сәнгатьтә берләшү сәләтен ачык чагылдыра. Карта республика Башлыгы гранты исәбенә эшләнде.

 

Бәйрәм йолдызлары

«Китап бәйрәме» уздырылган көннәрдә Уфада күп кенә йолдызларны күрергә мөмкин булачак. Болар – танылган язучылар, актерлар, музыкантлар, сәясәтчеләр. Мәсәлән, җомга көнне, 26 майда, 14.00 сәгатьтә Совет мәйданында укучылар белән детектив романнар авторы, сценарист, телевидение алып баручысы Татьяна Устинова очрашачак. Аның коллегасы Дарья Донцова, шимбә көнне, 27 майда, 15.00 сәгатьтә җанатарлары белән «Илһам, мәхәббәт, тәрбия турында» сөйләшәчәк. Шулай ук шимбә көнне 19.00 сәгатьтә танылган психолог һәм китаплар авторы Михаил Лабковский «Бәхет турында зур сөйләшү» үткәрәчәк. Ил Президенты киңәшчесе, Рәсәйнең тарихи мәгърифәт буенча ведомствоара комиссиясе рәисе Владимир Мединский «Тарихны һәм туган як тарихын укытуны оештыру» темасына  «түгәрәк өстәл»дә катнашачак.

Өч көн дәвамында да 17.00 сәгатьтә ярминкәнең төп сәхнәсендә «Йолдызлар белән укулар» узачак. Урыс классикасы әсәрләре буенча моноспектакльләрне актерлар Дарья Мороз, Даниил Спиваковский һәм Дмитрий Дюжев тәкъдим итәчәк.

Бу көннәрдә Уфада бөтен дөньяга танылган пианист Денис Мацуев концертлары да узачак. «Китап бәйрәме»ндә ул үзе турында «Жизнь на Crescendo» китабын тәкъдим итәчәк, аның авторы – Сергей Бирюков.

 

Ачык һавада кино

Кичләрен, 20.00 сәгатьтә, Совет мәйданының төп сәхнәсендә ачык һавада кино күрсәтеләчәк. 26 майда – Михаил Шолоховның шул ук исемдәге хикәясе буенча төшерелгән «Кеше язмышы» (1959 ел, режиссеры Сергей Бондарчук), 27 майда – Мостай Кәрим повесте буенча «Таганок отряды» (2021 ел, режиссеры Айнур Әскаров), 28 майда Александр Грин повесте буенча төшерелгән «Ал җилкәннәр» (1961 ел, режиссеры Александр Птушко) фильмнарын карарга мөмкин булачак. Оештыручылар вәгъдә итүенчә, ачык һавада кино күрсәтү һәм тавыш сыйфаты шәһәрнең гадәти кинотеатрларындагы тамашалардан һич калышмаячак.

 

«Укыйбыз һәм ашыйбыз»

Ярминкә вакытында барлык мәйданчыкларда да төрле конкурслар, әдәби очрашулар, «түгәрәк өстәл»ләр, осталык дәресләре узачак, балалар мәйданчыклары һәм яшьләр территорияләре оештырылачак. «Укыйбыз һәм ашыйбыз» гастрономия территориясе эшләячәк, анда илнең танылган аш-су осталары ризык әзерләү серләре белән бүлешәчәк. Мәсәлән, кондитер эше буенча китаплар авторы Елена Сучкова эремчектән «боҗра»лар һәм бриошь булкалары пешерергә өйрәтәчәк, барбекю буенча эксперт Николай Баратов тандырда итне дөрес пешерү серләре белән бүлешәчәк, ә монастырь ашлары буенча белгеч Олег Ольхов урыс ашларының онытылган рецептлары турында сүз алып барачак, популяр блогер Хәким Ганиев үзбәк пылавын пешерү буенча мастер-класс үткәрәчәк.

Тәмле ашарга яраткан, бер үк вакытта сәламәтлекләре турында да кайгырткан кешеләргә сәламәт туклану белгече Регина Доктор белән очрашуда мотлак булырга киңәш итәбез. Аның «Ничек тиз, хәвефсез һәм мәңгегә авырлыкны киметергә?» дигән темага лекциясе җомга көнне, 26 майда, 17.00 сәгатьтә Совет мәйданында узачак.

Уфада үтәчәк беренче Халыкара китап ярминкәсе ниләр белән таң калдырачак?
Уфада үтәчәк беренче Халыкара китап ярминкәсе ниләр белән таң калдырачак?
Автор:
Читайте нас: