Чишмэ
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 Май 2023, 12:07

Китапханәдә – театр түгәрәге

Сәйран авылы халкы өчен китапханә мәдәни үзәк булып тора.

Китапханәдә  –  театр түгәрәге
Китапханәдә – театр түгәрәге

Бирегә гәзит-журналлар укырга киләләр, китаплар алалар. Китапханә Сәйран, Каранъелга, Яңа Сәйран авылларыннан 600гә якын укучыны хезмәтләндерә. Бәрсүәнбашта да китаплар бирү пункты эшли. Китапханәче Илүзә Батыршина авылда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә дә барып китаплар, буклетлар, вакытлы матбугат тарата.

Илүзә Рәис кызының китапханәче булып эшләвенә 35 ел. Ул бирегә Уфа китапханә техникумын (хәзер Китапханә эше һәм киңкүләм коммуникацияләр колледжы) тәмамлаганнан соң юллама буенча килгән.

Биредә бәйрәмнәргә багышланган иҗади очрашулар үткәрелә, балалар өчен театр түгәрәге эшли. Алар халык әкиятләре, татар һәм башкорт язучыларының әсәрләре буенча курчак спектакльләре куялар. Ә быел «Диләфрүз» клубы әгъзалары авылдашларына Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасыннан өзекләрне, «Аулак өй» күренешен сәхнәләштереп күрсәткәннәр.

– «Диләфрүз» клубы күп еллар эшли, анда 15 хатын-кыз йөри. Эштән соң атнага бер тапкыр җыелабыз. Ләкин спектакль әзерләгәндә көн саен репетиция ясадык. Сүз уңаеннан, сәхнә киемнәрен дә, декорацияләрне дә үзебез эшлибез, – ди Илүзә Рәис кызы.

Мәдәният хезмәткәре сүзләренә караганда, авыл халкы арасында актив кешеләр күп. Спектакль куйганда Каранъелгада яшәүчеләр дә катнашкан. Башта сәхнәгә чыгу өчен ир-атларны табу кыен булган. Бу яклап староста Фәрит Ганиев ярдәм кулы сузган. Иң зур проблема – китапханә бүлмәсенең кечкенә булуы.

Әлеге вакытта ул мәктәптә, сыйныф бүлмәсендә урнашкан, чөнки элеккеге авыл мәдәният йорты бинасы бик искергән.

– Кайчагында авылдашлар, барыбызны да чакырмыйсыз, дип үпкәли. Ләкин сыйныф бүлмәсенә күп тамашачылар сыя алмый. 30дан артык кеше җыела. Китап киштәләрен һәм этажеркаларны декорацияләр белән каплап куябыз, шунда ук чыгыш ясыйбыз, – диләр үзешчән артистлар.

Шул рәвешле алар, ирексездән, хәзерге заманда модага кереп киткән контакт театр оештырганнар.

Китапханәче театр түгәрәге эшен арытаба да дәвам итәргә һәм Өлкәннәр көненә яңа спектакль әзерләргә планлаштыра.

Китапханәдә  –  театр түгәрәге
Китапханәдә – театр түгәрәге
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: