Чишмэ
+20 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 Май , 12:05

Эшсезләргә вакансияләр

Чишмә районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итүенчә, 1 майга районда 320 эшсез теркәлгән. 

Эшсезләргә вакансияләр
Эшсезләргә вакансияләр

«Демография» гомумдәүләт проектының «Мәшгульлеккә ярдәм» федераль проекты кысаларында эшсез гражданнарны төрле белгечлекләр буенча даими укыту оештырылган.

Районара халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Чишмә районы буенча бүлеге җитәкчесе Гөлнара Уразмәтова сүзләренчә, белгечлекләр исемлеге һәм графигы ай саен яңара, шуңа күрә яраткан эшеңә өйрәнү, яисә өстәмә һөнәр алып квалификацияңне күтәрү һәм акча эшли башлау мөмкинлеге арта.

Хәзер эшкә урнашырга теләүчеләрне җәмәгать территорияләрен төзекләндерүгә дә җәлеп итәләр. Гөлнара Риф кызы билгеләп үтүенчә, Чишмә районы буенча эш белән тәэмин итү үзәге югары һәм урта уку йортларын тәмамлаучылар өчен стажировкалар да оештыра.

– Уку йортын тәмамлаучы, эш бирүче һәм эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәре катнашлыгындагы өч яклы очрашу нәрсәсе белән файдалы? Мондый вакансияләр ярминкәләрендә хезмәттәшлекнең барлык шартлары: уку йортын тәмамлаучыларның стажировка үткән чорда, законда билгеләнгәнчә, минималь хезмәт хакы күләмендә акча алуы, аның предприятие хисабына акча күчерү юлы белән түләнүе, шул исәпкә салымнар керүе турында аңлатылачак, – дип сөйләде әлеге очрашуның өстенлекләре турында Гөлнара Уразмәтова.

Май аенда Чишмә районы буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм программасы (АСПК) буенча бизнес-планнар каралган.

Комиссиягә өч төрле эшчәнлек: умартачылык, икмәк-күмәч ризыклары җитештерү, прокат һәм лизинг тәкъдим ителде.

Эшкуарлык эшчәнлеген ачу өчен АСПК программасы буенча барлык кызыксындырган мәсьәләләр буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Эшсезләргә вакансияләр
Эшсезләргә вакансияләр
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас в