Чишмэ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 Май 2023, 09:32

«Беренчеләр хәрәкәте» – пионерларның варислары

19 майда Пионерлар көне билгеләп үтелә.

«Беренчеләр хәрәкәте» – пионерларның варислары
«Беренчеләр хәрәкәте» – пионерларның варислары

Әлеге Бөтенсоюз оешмасы «Әзер бул!» дигән девиз астында урта сыйныф укучыларын берләштерә. 40 яшьтән өлкәнрәкләр аны бәхетле балачаклары белән бәйләп күзаллый. Пионерлар җыеннары, тимурчылар отрядлары, пионер лагерьлары, учаклар яндыру, «Зарница» уеннары бик күңелле булып истә калган.

Районның күп кенә мәктәпләрендә 2022 елга кадәр «Прометей» пионерлар оешмасы булды. Электән килгән гадәт буенча, 19 майда дүртенче сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә пионерлар сафына кабул итәләр иде.

– Пионерлар оешмасының йөз еллыгы уңаеннан илдә  «Беренчеләр хәрәкәте» дигән яңа оешма барлыкка килде. Ул 25 балалар оешмасы, шул исәптән «Башкортстан пионерлары», «Юнармия» һәм башкалар тарафыннан оештырылды. 2023 елдан районның 21 мәктәбендә «Беренчеләр хәрәкәте» бүлекләре эшли башлады. Алар 12 юнәлеш буенча эш алып бара, – дип аңлатты районның балалар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү һәм мәктәп директорларының тәрбия буенча киңәшчеләренең муниципаль координаторы Лилия Ганиева.   

Балаларның иҗтимагый оешмалары көнендә (Пионерлар көне) мәктәпләрдә төрле форматтагы чаралар уза. Бу – «пионериядән алып балалар иҗтимагый берләшмәләренә кадәр» күргәзмәләр, «хәрәкәт лидерлары» очрашулары, тантаналы рәвештә балалар оешмасына кабул итү, берләшмә эшенә йомгак ясау, «Атрибутика парады» онлайн-активлык, «Буыннар хәрәкәттә» акциясе. Ә 18 майда Пионерлар һәм укучылар йортында балалар оешмаларының район җыены булып узды.

«Беренчеләр хәрәкәте» – пионерларның варислары
«Беренчеләр хәрәкәте» – пионерларның варислары
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: