Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 Май 2023, 10:46

Бөтенрәсәй апробациясе

17 майда дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чорын уздыруга әзерлек барышында Чишмә районының унберенче сыйныф укучылары – 125 бала – рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ) форматындагы бөтенрәсәй тренировка чараларында катнаштылар.

Бөтенрәсәй апробациясе
Бөтенрәсәй апробациясе

Чара БДИ-2023 башланыр алдыннан үткәрелде. Мәгариф идарәлегенең мәгълүмат-методика үзәге начальнигы Нурия Аллагулова билгеләп үтүенчә, балалар имтиханнарны Чишмә поселогындагы 961нче имтихан үткәрү пунктында тапшырып караганнар.

Имтихан үткәрү пункты хезмәткәрләре имтихан материалларын Интернет челтәре аша әлеге пунктка илтү, шулай ук аудиторияләрдә бастыру һәм сканерлау технологиясен эшләтеп карадылар.

Имтихан биреп карау өчен фән сайлау очраклы түгел. Рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы мәҗбүри фән булып тора, аны урта гомуми белем турында аттестат алу өчен барлык чыгарылыш укучылары тапшыра, һәм бу имтихан нәтиҗәләре илнең барлык югары уку йортларында исәпкә алына.

Имтихан биреп карауның төп максаты – беренче чиратта укучыларның әзерлеген тикшерү. Чыгарылыш укучылары, металл детектор аша үтүдән башлап имтихан нәтиҗәләрен белүгә кадәр, бөтен процедураны үттеләр. Шунысын да билгеләп үтү мөһим, анда алынган билгеләр дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буларак исәпкә алынмый.

Укучылар үз нәтиҗәләрен 27 майдан да соңга калмыйча беләчәкләр.

Бөтенрәсәй апробациясе
Бөтенрәсәй апробациясе
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: