Чишмэ
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 Май 2023, 16:30

Походка теш щёткасы алыргамы?

Чишмә поселогының Җиңү паркында районның 7-8 сыйныф укучылары өчен «Чишмә – саф чишмәләр төбәге» дип аталган географик квест-уен үткәрелде.

Походка теш щёткасы алыргамы?
Походка теш щёткасы алыргамы?

Бу чара Башкортстан Республикасы Рус география җәмгыятенең «География дәресе түгел» проекты буенча оештырылды.

Кабырчык рәвешендәге сәхнә янында гимназиядән, беренче, икенче, дүртенче, бишенче, Шөнгәккүл һәм Калмаш мәктәпләреннән җиде команда җыелды. Командалар сәламләү сүзен-нән соң компас буенча карап юнәлеш эзли башладылар. Аларга парк территориясендә төрле урыннарда булган тугыз контроль пунктны табарга һәм география укытучылары әзерләгән биремнәрне үтәргә кирәк булды. Ә «Тарих һәм туган якны өйрәнү» ноктасында аларны сораулар әзерләп Чишмә музее хезмәткәрләре көтеп тордылар.

Биремнәрне үтәгәндә балаларга физик әзерлек, Чишмә районы тарихын һәм географияне белү генә түгел, зирәклек тә кирәк булды. Мәсәлән, бер сынау вакытында, бөтен команда агач өстенә тезелеп басты, аларга җиргә басмыйча гына урыннары белән алмашырга яки походка рюкзак тутырырга кушылды. Ә топографик карталар белән эшләү иң катлаулы биремнәрнең берсе иде. Ләкин, авыр булуына карамастан, бу уен мәктәп укучылары өчен чын маҗарага әйләнде. Квестта катнашучыларның барысына да канцелярия кибетенә бүләк сертификатлары тапшырылды. Чарадан соң барысы да бик канәгать калып өйләренә таралыштылар.

Башкортстан Рус география җәмгыятенең Чишмә бүлеге рәисе һәм 2нче мәктәпнең география укытучысы Нәфисә Гарифуллина безнең белән әңгәмәдә, мондый чаралар элеккечә туристлар слетына, походларга бару традицияләрен торгызыр, дигән өмет белдерде.

Походка теш щёткасы алыргамы?
Походка теш щёткасы алыргамы?
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: