Чишмэ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 Май 2023, 15:00

Чишмә халкы вандализмга каршы!

Лилия Ганиева, муниципаль координатор буларак, хезмәттәшләре белән эшлекле киңәшмәдә «Без вандализмга каршы» акциясен уздырырга тәкъдим итте. Бу инициативага Чишмә районының барлык мәктәпләре кушылды.

Чишмә халкы вандализмга каршы!
Чишмә халкы вандализмга каршы!

Апрель аенда мәктәп директорларының тәрбия буенча киңәшчеләре һәм укытучылар балалар белән сыйныф сәгатьләре үткәрделәр, граффити, көнкүрештә, тимер юлда, транспортта һәм җәмәгать урыннарында вандализм турында сөйләделәр, бу күренешкә каршы берләшү үтенече белән видео мөрәҗәгатьләр яздырдылар, «Вандализмга – юк» темасына плакатлар ясадылар.

Мәктәп укучылары җәмәгать урыннарында үзеңне әдәпле тотарга кирәклеге турында аңлаткан язулар тараттылар. Сыйныф бүлмәләрен һәм бөтен мәктәп территориясен җыештырдылар, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәлләр янын тәртипкә китерделәр. Сыйныф җитәкчеләре ата-аналар белән вандализм өчен җаваплылык турында сөйләштеләр.

Исегезгә төшерәбез, Рәсәй законнары буенча вандализм өчен җаваплылык 14 яшьтә башлана. Бу яшькә кадәр балаларның гамәлләре өчен аларның әти-әниләре җаваплы булуын онытмаска кирәк.

Енгалыш мәктәбе активистлары авыл хакимияте башлыгы Фердәүс Бәдретдиновтан урамда шул темага багышланган мәгълүмати аншлаг урнаштыруны сорадылар.

 

Чишмә халкы вандализмга каршы!
Чишмә халкы вандализмга каршы!
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: