

Шушы көннәрдә Чишмә районы хакимияте карамагындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы профилактик рейды үтте.
– Еш кына ата-аналар, хәмер куллану сәбәпле, үз бурычын үтәми. Балалары аларның ни рәвешле яшәвен күреп үсә, аннары үзләре дә шундый ук тормыш алып бара башлый, чөнки башканы белми. Әйтик, бездә исәптә торган бер хатынның кызы 16 яшендә бала тапты, хәзер ул да безнең контрольдә, – ди районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе урынбасары Алсу Сәхибгәрәева.
Беренче булып комиссия бу көнне Бәрсүәнбаш авылында яшәүче гаиләдә булды.
Хуҗабикә өйдәш ире белән яши, бер кыз бала үстерәләр. Йорт алдына аяк басу белән бире-дә эшчән һәм уңган хуҗабикә яшәмәвен аңларга була.
Арытаба комиссия Бәкәй авылында яшәүче 4 балалы гаилә янына барды. Әниләре эчмәсә дә, йорт алдындагы һәм өйдәге тәртип алдагы гаиләдәгедән бер дә яхшырак түгел иде.
Өченче гаиләдәге күренеш Алсу Заһир кызын сөендерде, балалар анасының эчүен ташлавына ике ел булган. Үзгәрешләр күз алдында – ихатада чисталык һәм тәртип, өйдә ямьле, ремонт ясалган, хуҗабикә үзе дә матурланып киткән. Гаиләне балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия исәбеннән төшерү мәсьәләсе каралачак.
Комиссиянең төп максаты – җинаятьчелеккә каршы көрәшне көчәйтү, балигъ бул-маганнарның хокук бозуын кисәтү. Ләкин төп эшчәнлек – балалар хокукларын яклау.
– Ата-ана хокукыннан мәхрүм итү – бу безнең тарафтан күрелгән соңгы чара, чөнки балага гаиләдә калу куркыныч булырга ихтимал.
Аннары ата-ана булган кешеләр туры юлга бассын, эчүен туктатсын һәм балаларын кире гаиләгә кайтару турында уйлансын, дип ярдәм итәргә тырышабыз, – ди Алсу Сәхибгәрәева.
2023 елның беренче кварталында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең биш утырышы узды, анда 37 ата-анага һәм балигъ яшькә җитмәгән 5 балага карата 42 административ материал тикшерелде.
1 апрельгә социаль яктан имин булмаган хәлдә дип танылган 29 гаилә исәптә тора (бу гаиләләрдә 58 бала тәрбияләнә). Шул ук чорда 4 гаилә исәпкә куелган, 3се исәптән алынган. 1 апрельгә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиядә 16 үсмер исәптә тора, беренче квартал дәвамында ике үсмер бала исәпкә куелган, берсе, холкы төзәлү сәбәпле, исәптән төшерелгән.