

Мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар хәрби хәрәкәтләр ветераны Сергей Жуняев белән бергә балалар бакчасы янына каен агачлары утырттылар.
Башта алар зур кызыксыну белән агачларны кая утыртуны планлаштырдылар, яшь агачларга үсәргә уңайлы урын сайладылар. Барысын да бергәләп эшләделәр: чокыр казыдылар, агачларны тотып тордылар, күмделәр һәм су сиптеләр. Утыртылган агач янында хәтта теләкләр дә теләделәр. Аларның барысының да чынга ашачагына ышанасы килә.
– Бүген утыртылган һәр агач – җиңү өчен көрәшкән ата-бабаларыбызның гомере һәм батырлыгы турындагы истәлек. Мондый акцияләр балалар күңелендә онытылмаслык тәэссоратлар калдыра, аларны тирә-як мохиткә сакчыл карарга өйрәтә, – диде балалар бакчасы тәрбиячесе Регина Шиханова.
Агач утыртуда катнашу балаларга шатлыклы мизгелләр бүләк итте. Территорияне яшелләндерүгә үз өлешен керткән сабыйлар ветеран белән аралаштылар, аның кайсы гаскәрләрдә хезмәт итүе, яралануы һәм ничә медале булуы турында сораштылар.
Вакыт үтәр, балалар үсеп җитәр, ә үсентеләр зур һәм матур агачларга әверелер. Ә алар: «Бу агачны мин утырткан идем!» дия алачак.
Бу көнне балалар Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләр истәлегенә куелган мемориал янына экскурсиягә дә бардылар, мәңгелек ут янына үз куллары белән ясаган чәчәкләр һәм медальләрне салдылар.