

Волонтер-яшь гвардиячеләр тантаналы парадка кадәр «Георгий тасмасы» акциясен үткәрделәр.
Иртән салкынча булуга карамастан, чишмәлеләрнең һәм поселок кунакларының кәефе бәйрәмчә иде. Ә парадтан соң ике сәгать дәвамында Бөек Ватан сугышы яугирләре хөрмәтенә мемориалга чәчәкләр салу тантанасы үтте. Халык агылды да агылды. Оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, ветераннар, балалары белән килгән гаиләләр, киләчәк буыннарга үрнәк күрсәтеп, ата-бабаларыбыз батырлыгын хөрмәт белән искә алдылар.
Тарих-туган якны өй-рәнү музеенда бу көнне Ачык ишекләр көне оештырылды. Теләге булган һәркем күргәзмә залларын карап чыга, сугыш еллары тематикасына махсус әзерләнгән урында фотога төшә алды.
Ә Җиңү паркында район Мәдәният сарае коллективы әзерләгән бәйрәм программасы башланды. Биредә җыелучылар өчен кабырчык формасындагы сәхнәдә чишмәлеләр арасында лаеклы рәвештә популярлык казанган һәм кызыксыну уяткан сугыш турындагы постановка күрсәтелде. Моннан тыш, сугыш елларындагы җырлар яңгырады. Авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә концерт программалары: җырлар, шигырьләр һәм биюләр белән чыгыш ясадылар. Җиңү паркы кичкә кадәр шау-гөр килеп торды.
Көндез «Юность» кинозалында бушлай кыска метражлы һәм документаль фильмнар күрсәтелде. Якында гына спорт бәйрәме үтте.
– Хәтерләвемчә, әлегә кадәр мондый бай эчтә-лекле һәм озак дәвам иткән программаның булганы юк иде. Артистлар арыдылар, әлбәттә, әмма тамашачылар килеп тордылар, димәк, бу форматта оештыруыбыз юкка түгел, – дип тәэс-соратлары белән уртаклашты район Мәдәният сарае хезмәткәре Ризида Әхмәтшина.
Кичке сигезләрдә яшьләр өчен бәйрәм концертына да чират җитте. «РЕRЕмена» бию проекты финалистлары әлеге программаның йолдызлары булды. Алар Рәсәйнең киләчәген гәүдәләндерделәр, чыгышлары шул мәгънәгә туры килде. Мондый пландагы концерт мәктәп яшендәге бик күп тамашачыларның – яшь, акыллы һәм актив егетләр һәм кызларның игътибарын җәлеп итте. Күңел ачу чараларында, үткән ел белән чагыштырганда, күбрәк кеше катнашты.
Гадәттәгечә, паркта тәм-томнар, җиләк, шашлык, камыр ризыклары һәм башка әйберләр сату оештырылды. Бу салкын кичтә кайнар чәй дә бик урынлы булды.
Тамашачылар алдында «Крылья» кавер-төркеме дә чыгыш ясады, алар башкаруында Виктор Цой композицияләре яңгырады. Алар бәйрәм салютыннан соң да чыгышларын дәвам иттеләр.
Кичке сәгать уннарда Җиңү паркында кеше бик күп иде, алма төшәр урын да калмады, озак көтелгән салют алдыннан район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров чыгыш ясады. Ул очрактан файдаланып, чишмәлеләрнең паркта урнаштырылган әйберләргә карата сакчыл булуларын һәм җәмәгать урыннарында үзләрен лаеклы тотуларын сорады.