Чишмэ
+18 °С
Дождь
Җәмгыять
10 Мая 2023, 11:32

Уку елының экологик нәтиҗәләре

Күптән түгел Пионерлар һәм укучылар йортының уңайлы залында ел буена экологик акцияләрдә – кулланылганбатарейлар һәм пластик капкачлар җыюда, сыерчык оялары ясауда, кошларга җимлекләр элүдә актив катнашучылар җыелдылар.

Уку елының экологик нәтиҗәләреУку елының экологик нәтиҗәләре
Уку елының экологик нәтиҗәләре

Кулланылган батарейлар җыю буенча «Планетаны бергә саклыйк!» акциясендә 18 белем бирү учреждениесеннән 1674 кеше катнашкан. Алар бергәләп 240 килограммнан артык батарей җыйганнар. Сүз уңаеннан, җиргә ташланган бер кечкенә батарейның авыр металлар белән 20 квадрат метр җирне яки 400 литр суны пычрата алуын әйтеп үтик.

Чарага БР Экология министрлыгы вәкиле Рөстәм Мифтахов та килде һәм активистларны бүләкләүдә катнашты. Әлеге акциядә беренче урын Чишмә поселогының «Кояшкай» балалар бакчасына бирелде. Алар, барлык катнашучылар кебек, бүләкләр һәм рәхмәтләрдән тыш, өйләренә агач үсентеләре дә алып кайтып киттеләр.

Чишмә укучысы Ева Шавлохова әлеге акциядә гаиләсе белән катнашты. Алар 2200 данә пластик капкач җыйганнар. Җыелган акчаларның хәйрия ярдәменә китүе сөендерә.

Пластикның таркалуы 100 елга сузыла, аныңчы ул җирне пычратып ята. Шуңа күрә җыелган барлык материал арытаба эшкәртү өчен «Чиста Уфа» оешмасына тапшырылган.

Балалар декабрьдән мартка кадәр узган «Утлык» акциясендә катнашып зур эш башкарганнар: кышкы салкыннарда ризык эзләп тилмергән кошларга утлыклар элеп, ашарларына җим салганнар, күзәтү көндәлекләре алып барганнар, барлык материалларны җыеп иҗади отчет әзерләгәннәр.

Конкурста районның 17 мәктәбе катнашкан. Акция нәтиҗәләре буенча йөздән артык утлык эленгән.

Чара барышында тамашачылар Пионерлар һәм укучылар йортының яшь артистлары башкаруында җырлар тыңладылар һәм хореографик номерлар карадылар.

Уку елының экологик нәтиҗәләре
Уку елының экологик нәтиҗәләре
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас