Чишмэ
+17 °С
Облачно
Җәмгыять
5 Мая 2023, 07:46

Чернобыль фаҗигасе кабатланмасын!

Тарих-туган якны өйрәнү музеенда Чернобыль атом электростанциясе фаҗигасенең 37 еллыгына багышланган чара үтте, анда шул елларда аварияне бетерүдә катнашучылар да чакырылды.

Чернобыль фаҗигасе кабатланмасын!Чернобыль фаҗигасе кабатланмасын!
Чернобыль фаҗигасе кабатланмасын!

Музей хезмәткәрләре алар өчен «Чернобыль – черная быль нашей истории» дип исемләнгән күргәзмә әзерләде, тематик видеопрезентация күрсәтелде. Видеоязманы караган вакытта ветеран-ликвидаторларның йөзләрендә куркыныч хатирәләр чагылып үткән кебек булды.

– Мин радиация хәвефсезлеге хезмәтенә җитәкчелек иттем. Минем бурыч – нурланыш дозасын махсус прибор белән үлчәү һәм анда күпме вакыт эшләргә мөмкинлеген исәпләп чыгару иде. Өченче һәм дүртенче блокларны су белән тәэмин итүче насос станциясен зарарсызландырганда, прибор шкаласы радиациянең бик көчле булуын күрсәтте. Бу анда биш секундтан артык торырга ярамый дигәнне аңлата иде. Әмма безнең отряд сәгать ярым эчендә фонны мөмкин булганча кимрәк дәрәҗәгә җиткерүгә ирешә алды, – дип искә ала Чишмә ликвидаторларының берсе Анатолий Николюк.

Ул авария урынына барырга хокукы булган кешеләргә генә бирелгән пропускын әле булса сак-лый. Ул аны, кыйммәтле һәм истәлекле экспонат буларак, музейга тапшырды.

– Авыр вакыйгалар, күпме вакыт үтсә дә, онытылмый. Бу көн безгә техноген һәлакәтләрнең куркыныч булуы, андагы корбаннар һәм сәламәтлекләре һәм гомерләре бәрабәренә кешеләрне коткарган геройлар турында искә төшерә. Сез алдыгызда торган барлык бурычларны лаеклы башкарып чыккансыз. Сезгә сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим! – диде аларга район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.

Чернобыль атом электростанциясе – ул 73 якташыбыз батырлык күрсәткән, күзгә күренмәс дошман – радиация белән көрәшкән урын. Үтә авыр шартларда кыюлык күрсәткән 14 якташыбыз дәүләт бүләкләренә лаек булган.

Чернобыль атом электр станциясендә һәлак булганнарны бер минут тын торып, хөрмәт белән искә алдылар.

– Без 24 кеше калдык. Кызганычка каршы, Чернобыль һәркайсыбызда үзенең куркыныч эзен калдырды, кайбер иптәшләребез безнең арада юк инде, әмма без барысын да хәтерлибез, һәркем белән горурланабыз. Сезгә озын гомер телибез, – дип мөрәҗәгать итте Чишмә районының Чернобыль АЭСында аварияне бетерүчеләрнең иҗтимагый оешмасы рәисе Виктор Захаров. 

Бу көнне кунаклар өчен балалар сәнгать мәктәбе укучылары әзерләгән бәйрәм концерты булды. Очрашу ахырында Бөек Ватан сугышында катнашучы сугышчылар хөрмәтенә куелган мемориалга чәчәкләр салдылар.

Чарада тематик һәйкәл кую кирәклеге турында карар кабул ителде. Якын арада ветеран-ликвидаторлар аны оештыру мәсьәләсен хәл итә башлаячак.

Чернобыль фаҗигасе кабатланмасын!
Чернобыль фаҗигасе кабатланмасын!
Автор:Элина Школьная
Читайте нас