

Һәркем түбәндәге патриотик акцияләргә кушыла ала:
«Күгәрчен – тынычлык кошы» акциясе. Кәгазьдән ак күгәрчен кисеп алып, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга рәхмәт сүзләрен языгыз. Кәгазь күгәрченнәрне зәңгәр төстәге тукымага ябыштырырга мөмкин.
«Җиңү тәрәзәләре» акциясе. Фатирыгыз яки йортыгыз тәрәзәләренә рәсемнәр, картиналар, фотолар, Бөек Җиңү символлары: Георгий тасмалары, кызыл йолдызлар, ветераннарга рәхмәт сүзләре язып элегез.
«Җиңү байраклары» акциясе. Һәркем үзенең йорт алдында, тәрәзәләрендә, балконында җиңү байраклары урнаштыра ала.