Чишмэ
+22 °С
Ясно
Җәмгыять
28 Апреля 2023, 04:53

Чишмәлеләр диктант яздылар

Чишмә районында да «Башкорт теле буенча халыкара диктант» акциясе узды. Мәйданчыклар күп кенә мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә оештырылды.

Чишмәлеләр диктант яздыларЧишмәлеләр диктант яздылар
Чишмәлеләр диктант яздылар

Мәйсәрә Нисаева белән Лилия Гәрәева 1967 елдан бирле дус, Бәрсүәнбашта танышканнар, икесе дә – укытучылар, диктант язарга да бергә килгәннәр. Үзләрен ике этапта – тел өйрәнә башлаучы һәм башкорт телен иркен белүче буларак сынап карадылар.

– Без – белемле буын. Кызганычка каршы, бүгенге яшьләр һәм үсмерләр турында шулай ук әйтә алмыйбыз. Без классиканы йотылып укыдык, ә хәзер барысын гаджетлар алыштырды. Яшьләр китап укымыйлар, сүзләрне хаталы язалар, – дип зарлана пенсионер укытучылар.

– Миңа 74 яшь, – дип сүзгә кушылды Әлфирә Маракаева, – мин үзем татар, студент чакта Учалы кызлары белән яшәдем, шуннан бирле моңлы башкорт теле күңелемә якын. Шул елларны сагынам, бәлки, яшьлегемне искә алыптыр, ел саен диктант язам. Грамотам бар, диктор артыннан язып өлгердем, – ди Әлфирә апа.

Хезмәттәшебез Лена Хисмәтуллина акциягә кайбер үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.

– Иске Ябалаклы авылында интернет бик тотмый, шуңа күрә ябалаклылар бу юлы акциядә катнашудан баш тарттылар, чөнки тикшерү өчен аны почта яки «Телеграм-бот» аша җибәрә алмыйлар. Бик кызганыч, чөнки бу борынгы башкорт авылы, – диде Л. Хисмәтуллина.

Чишмәлеләр диктант яздылар
Чишмәлеләр диктант яздылар
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас