Чишмэ
+14 °С
Облачно
Җәмгыять
14 Апреля 2023, 07:07

Олы көн – Пасха якынлаша

Якшәмбе, 16 апрельдә, барлык христианнар изге дини бәйрәмнәренең берсен – Гайсә пәйгамбәрнең (Христосның) яңадан тууын билгеләп үтәчәк.

Олы көн – Пасха якынлашаОлы көн – Пасха якынлаша
Олы көн – Пасха якынлаша

Алар бу бәйрәмне көтеп алалар, йортларын җыештыралар, мул табын коралар, чиркәүгә барып изгеләндерү өчен кәрзингә ризыклар салып әзерләп куялар. Бу электән килгән гореф-гадәтләр безнең көннәрдә дә сакланып калган.

Православие динендә булган һәр гаилә бу көнгә алдан ук әзерләнә. Район гәзите хәбәрчесе кунакка барган гаилә – Калмаш авылыннан Носковлар да бәйрәмне көтеп ала.

– Пасхага әзерлекне алдан ук башлыйбыз. Бәйрәм алдыннан, «Чиста пәнҗешәмбе»дә, өйне җиренә җиткереп, чиста итеп юып-җыештырып чыгабыз. Идәннәрне юабыз, өйдәге табак-савытны ялтыратып куябыз, шкафлардагы тузанны, кыштан соң тәрәзәләрне сөртеп алабыз. Бәйрәмгә бар да әзер булырга тиеш, – дип сөйли Любовь Носкова.

Пасха –  иң озын һәм катгый ураза тәмамлану бәйрәме, быел ул 27 февральдә башланган иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бөек ураза 48 көннән тора һәм аның соңгы атнасы – Гайсә пәйгамбәрнең (Христосның) җирдәге тор-мышының соңгы көннәре, газаплары һәм үлеме хөрмәтенә билгеләнгән. Бөек уразаның төп максаты – кеше җанының ризыктан тыелып торып һәм догалар аша чистарынуы.

– Ураза тотабыз. Җиде атна буена ит, сөт, йомырка, балык ашамыйбыз. Мин дин тотучылар гаиләсеннән һәм һәрвакыт дини бәйрәмнәрне хөрмәт итәм. Пасха алдыннан төнлә чиркәүгә барабыз. Бәйрәмне анда каршылыйбыз һәм тантаналы литургиядә катнашабыз, – ди Любовь Леонидовна. – Икенче көнне төшке ашка балалар һәм оныгыбыз килә. Бу бик күркәм бәйрәм, барлык туганнар һәм якыннар бергә җыелышалар, табынга уразадан соң, ниһаять, авыз итәргә мөмкин булган тәмле ризыклар куела, – ди ул.

Шимбә көнне хуҗаларга бик күп эш башкарырга: бәйрәмгә куличлар пешерү өчен камыр басарга, аларны пешерергә, эремчекле пасха ясарга, кунакка килгән һәркемне сыйлар өчен төрле тәм-томнар әзерләргә туры киләчәк.

– Балачакта картәнинең иртә таңнан торып бәлешләр, махсус казанга салып йомыркалар пешерүе истә калган. Әлеге гореф-гадәтләрне дәвам итеп, хәзер үзебез дә йомыркаларны борынгыча суган кабыгы белән буйыйбыз. Элек урамнан үтеп барганда кайвакыт бар кеше кулич пешергән вакытка туры киләсең, аның хуш исе бөтен урамга таралган була иде. Ә авыл кибетендә сатучыдан: «Танюшка, миңа уразада ашарлык берәр ризык бир инде?» дип сораучыларны ишетергә була, ул консервланган яшелчәләр һәм кипкән җиләк-җимеш бирә иде, – дип искә ала Чишмә авылыннан пенсионер Валентина Казиева. – Олы көндә мине һәрвакыт матур итеп киендерәләр, берәр яңа кием – күлмәк, итәк яки кофта сатып алалар иде. Бөтен авыл бәйрәм итә, халык күршедән күршегә кунакка йөрешә. Әлбәттә, бу күркәм гореф-гадәтләрнең күбесе югалган, ләкин кайберләрен без саклап, хөрмәт итеп, үсеп килүче буынга тапшырабыз, – ди ул.

Пасха җиде көн – атна буе бәйрәм ителә, ул Якты Пасха атнасы дип атала.

Чишмәдә Изге Успение чиркәвендә тантаналы Пасха хезмәте 15 апрельдә 23.30 сәгатьтә узачак. Илаһи литургия тәмамланганнан соң йомыркаларны һәм куличларны изгеләндерү чарасы булачак.

 

Олы көн – Пасха якынлаша
Олы көн – Пасха якынлаша
Автор:Элина Школьная
Читайте нас