Чишмэ
+27 °С
Облачно
Җәмгыять
7 Апреля 2023, 08:18

«Бердәм Рәсәй» үткәргән алдан тавыш бирү турында нәрсәләрне белү зарур?

Алдан тавыш бирү нәрсә ул? Депутатлыкка кандидат булу өчен заявканы ничек бирергә? Нинди таләпләр бар? Шушы һәм башка сорауларга җавапларны түбәндәге материалда укыгыз.

«Бердәм Рәсәй» үткәргән алдан тавыш бирү турында нәрсәләрне белү зарур?«Бердәм Рәсәй» үткәргән алдан тавыш бирү турында нәрсәләрне белү зарур?
«Бердәм Рәсәй» үткәргән алдан тавыш бирү турында нәрсәләрне белү зарур?

Башкортстанда җиденче чакырылыш Дәүләт җыелышы – Корылтайга депутатлыкка кандидатларны сайлап алу буенча алдан тавыш бирү дәвам итә. Анда катнашу өчен 200дән артык кеше заявка биргән дә инде. Алар арасында: илнең иң көчле кешесе Эльбрус Нигъмәтуллин, Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары: шашка буенча җиде тапкыр дөнья чемпионы Тамара Тансыккуҗина, Яков Кугубаев, Әлфис Гаязов, «Акбузат» журналының баш мөхәррире Лариса Абдуллина һәм башкалар бар.

 

Алдан тавыш бирү нәрсә ул?

Алдан тавыш бирү – хөрмәт казанган, игелекле эшләре белән билгеле булган кешеләргә, партия мәйданчыгында үзләрен танытып, Башкортстанның төп законнар чыгару органында сайлаучыларның мәнфәгатьләрен яклау хокукы өчен көрәшү мөмкинлеге.

Партиядә бу тәҗрибә кандидатлар составының «сыйфатын» яхшыртачак, бигрәк тә бер мандатлы округлар өчен көрәштә башка партияләр «күз салган» перспективалы кандидатларны табарга ярдәм итәчәк, дип исәп тотыла. Моннан тыш, алдан тавыш бирү партиягә депутатлар корпусының кадрлар составын шактый яңартырга мөмкинлек бирә, шул исәптән партиядә тормаучылар исәбенә, аларның да үз кандидатураларын тәкъдим итү мөмкинлеге бар.

 

Тавыш бирүдә кемнәр катнаша ала?

2009 елдан башлап партия өчен беренчел сайлап алу мәҗбүри булып тора: бу норма аның уставында беркетелгән. Власть органнарына сайлану хокукына ия булган 18 яшьтән өлкәнрәк Рәсәй гражданнары гына депутатлыкка кандидатлар була ала. Аларның башка ил гражданлыгы яки анда яшәү хокукы биргән документлары булырга тиеш түгел. Алар, шулай ук, хөкемгә тарттырылмаган булырга тиеш. Кандидатлар «Бердәм Рәсәй» тарафдарлары яки партиядә тормаучылар булырга мөмкин. Тавыш бирүдә чит ил банкларында исәпләре, чит илләрдә активлары булмаган кешеләр генә катнаша ала.

Тавыш бирү 22-28 майда узачак. Һәм беренче тапкыр электрон формада! Шәхесне раслау «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша булачак. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча партиядән депутатлыкка кандидатлар исемлеге төзеләчәк.

– Төбәк бүлекчәсе алдан тавыш бирүне #ВремяСильных девизы астында оештыра. Бу сүзләр бүгенге көндә илебез һәм туган республикабыз җавап бирә торган төп чакыруны ассызыклый. Бүген көчле идарәчеләр, хуҗалык итүчеләр, сәясәтчеләр кирәк. Чын патриотлар, көчле рухлы кешеләр. Бер сүз белән, үз компетенцияләрендә югары квалификацияле белгечләр. Алар белән без киләчәгебезне төзиячәкбез, – ди «Бердәм Рәсәй» партиясенең Төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов.

 

Алдан тавыш бирү – сәяси карьера башлау өчен старт

Гариза биргән һәм алдан тавыш бирүдә катнашучы кешеләрнең берсе – Башкорт дәүләт медицина университетының 21 яшьлек дүртенче курс студенты Артур Зәйнуллин.

«БДМУда сәламәтлек саклау эшен оештыру нигезләрен өйрәнәм һәм системаны камилләштерүгә шәхси өлешемне кертергә телим. Минем идеяләрем күп, мәсәлән, «Рәсәй гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турындагы» 323нче Федераль законга төзәтмәләр кертү буенча. Табибларның хокукы яклануын, шул исәптән агрессив пациентларның янауларыннан саклануын мөһим дип саныйм. Профсоюзлар бу юнәлештә эшли, ләкин законнар нигезендәге карарлар кирәк», –  ди Артур.

 

Республика файдасына тәҗрибә

Алдан тавыш бирүдә иң тәҗрибәле катнашучы – Башкортстанның Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, «Бердәм Рәсәй» партиясенең Төбәк сәяси советы әгъзасы, Сугыш, хезмәт, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының республика советы рәисе Валерий Шәрипов.

«Яшьләр өчен алдан тавыш бирү – сәяси процессларга кушылу мөмкинлеге. Минем өчен – үз эшемнең асылын янә бер тапкыр күздән кичерү, файдалы нәрсәләр алу, сайлаучылар белән башка форматта очрашу өчен сәбәп – барлык тәкъдимнәрне, һичшиксез, кулланышка алачакбыз, – ди Валерий Шәрипов. – Һәм, әлбәттә, минем өчен иң көчле партияне тәкъдим итү мөһим. Ул илгә дөрес юнәлештә хәрәкәт итәргә ярдәм итә, әһәмиятле башлангычлар белән чыгыш ясый, ә без урыннарда аларның асылын аңлатабыз, тормышка ашырырга ярдәм итәбез».

Дәүләт җыелышы – Корылтай Рәисе, партиянең Төбәк бүлекчәсе Секретареның беренче урынбасары Константин Толкачев алдан тавыш бирүнең республика территориясендә теркәлгән барлык сайлаучылар тавыш бирә алган беренче, максималь ачык модель буенча узачагын ассызыклый.

«Бердәм Рәсәй» – илдә мондый форматта алдан тавыш бирү процедурасын үткәрүче бердәнбер партия. Бүген без геосәяси хәлгә бәйле катлаулы чор кичерәбез, әмма, шуңа карамастан, беренче көннәрдән үк партиянең эшенә нигез итеп салынган тормышыбызны демократияләштерү трендыннан баш тартмыйбыз. Быелгы яңалык – алдан тавыш бирү беренче тапкыр электрон форматта узачак», – диде Константин Толкачев.

 

Технологик штаб ярдәмгә килә

«Бердәм Рәсәйнең Яшь Гвардиясе» 2023 елгы алдан тавыш бирүдә катнашучыларга ярдәм итүче технологик штаб булдырды. Монда теләге булган һәркем ике видеоролик әзерләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.

«Безнең бурыч – барлык кирәкле мәгълүматны аңлаешлы телдә җиткерү. Исегезгә тө-шерәбез, алдан тавыш бирү порталына ике видеоролик йөкләү мәҗбүри таләп һәм бу эштә без булачак кандидатларга ярдәм итәчәкбез. Ораторлык осталыгы, шәхси бренд, сәяси позицияне белдерү буенча тренингларга чакырабыз, – ди оештыру комитеты әгъзасы, «Бердәм Рәсәйнең Яшь Гвардиясе» Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Оскар Лютов.

«Яшь сәясәтче мәктәбе» программасы буенча укырга яки видеовизитка төшерергә заявканы көн саен 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр калдырырга мөмкин.

 

Гаризаны ничек тапшырырга?

  Алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар кабул итү 27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

  Документларны шәхсән Уфа шәһәре, Цюрупа урамы, 17 адресы буенча 10нчы кабинетка, эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр тапшырырга мөмкин. Тәнәфес  – 13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.

  Документларны алдан тавыш бирү сайты аша да теләсә кайсы вакытта тапшырырга мөмкин (pg.er.ru).

  Һәр кандидатның шәхси кабинеты булачак, анда ул үзенең биографиясен, яңалыкларын, фотоларын һәм мотлак ике видеоролигын урнаштыра алачак.

  Алдан тавыш бирүдә катнашучыларның барысы турында да мәгълүмат pg.er.ru сайтында булачак.

  Сайлаучыларны теркәү PG.ER.RU сайтында 17 апрельдән 26 майга кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша верификация белән узачак.

  Электрон тавыш бирү 2023 елның 22-28 маенда узачак.

  Оештыру комитетының телефоны: 8 (347) 226-78-05.

  Технологик штабның телефоны (видеовизитка белән ярдәм һәм «Яшь сәясәтче мәктәбе» лекцияләре): 8 (999) 130-41-09.

 

«Бердәм Рәсәй» үткәргән алдан тавыш бирү турында нәрсәләрне белү зарур?
«Бердәм Рәсәй» үткәргән алдан тавыш бирү турында нәрсәләрне белү зарур?
Автор:
Читайте нас