Чишмэ
+30 °С
Облачно
Җәмгыять
31 Марта 2023, 07:00

Укучылар нинди ризык ярата?

Ата-аналар мәктәптә Ачык ишекләр көне булганда укучыларга әзерләнгән иртәнге һәм төшке ашларны тәмләп карап бәяли ала.

Укучылар нинди ризык ярата?Укучылар нинди ризык ярата?
Укучылар нинди ризык ярата?

Күптән түгел мин дә өченче сыйныфта укучының әнисе буларак, әлеге мөмкинлектән файдаланып, башка әти-әниләр белән Чишмә поселогы гимназиясенә бардым.

Гимназиядә безне – балалары 3нче «Б» сыйныфта укыган өч әнине каршы алып, җилкәгә салу өчен халат, башлык һәм бахила бирделәр һәм без барысын да үз күзләребез белән күрү өчен ашханәгә юл тоттык. Мәктәп психологы Светлана Фирдәвис кызы безне «Сез килүгә махсус әзерләнмәдек, барсы да һәрвакыттагыча», дип ышандырды.

Өстәлгә тикшерү өчен куелган ризыкларны тәмләп, укучыларга бирелгәне белән чагыштырып карарга мөмкин иде. Безне ашамлыкларның сыйфатын һәм тәмен бәяләү өчен балалар янына утырттылар. Светлана Әсәдуллина, пешекче Надежда Нестеренко һәм шәфкать туташы Филүзә Курамшина әниләрне кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирделәр. Гимназиядә иртәнге һәм төшке аш вакытларының ничек һәм нинди тәртиптә узуын аңлаттылар, өстәлгә нәрсәләр куелуы һәм ба-лаларның ашханәдә дежур торуы турында сөйләделәр.

Әгәр балалары мәктәп ашханәсендә әзерләнгән ризыкларны яратып ашасалар, әниләр канәгать булырлар иде. Ләкин бу хәзерге яшь буынның сайлануы, дөресрәге, тәм-том гына ашарга өйрәнүенә бәйле. Рассольник, балык белән бәрәңге, чөгендер салаты бик файдалы, ләкин, Надежда Ивановна әйтүенчә, балалар күбрәк макарон кебек ризыкларны ярата. Балаларның ашавы ничә яшьтә булуына һәм кайсы сменада укуына да бәйле. Югары сыйныф укучылары, йөкләнеш күп булу сәбәпле, әйбәтрәк ашыйлар, ә  икенче сменага килүчеләрнең тамагы тук була, чөнки алар өйдә тамак ялгап киләләр.

Укучылар нинди ризык ярата?
Укучылар нинди ризык ярата?
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас