

– Лагерьга 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәр 30 бала йөри, аларның күбесе аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар. Ике тапкыр туклану оештырылган, балалар белән биш вожатый-укытучы эшли. Һәр көн аерым бер тема буенча уза, мәсәлән, беренче көн «Безгә кунакка яз килде» дип аталды, бүген – икенче көн, ул юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышлана, дәресләр һәм викторина узды. Ике отрядта төрле яшьтәге балалар шөгыльләнә. Монда һәр иртә физкультурадан башлана, – дип хәбәр итте мәктәп карамагындагы спорт-сәламәтләндерү юнәлешендәге «Родник» лагере начальнигы Лилия Садыйкова.
– Безгә лагерьда ошый, шашка, шахмат һәм башка уеннар уйныйбыз, – диләр «Апельсин» отрядыннан Билалетдин Рәҗәбов, Арсен Минияров һәм Эльнар Садыйков. Волонтерлар – сигезенче сыйныф укучылары чаралар оештырган вакытта вожатыйларның уң кулы.
– Мин рәсем ясарга яратам, әле менә кулыма үзебезнең илнең байрагын төшердем. Дусларыма һәм сыйныфташларыма Рәсәйне яклап кул болгаячакмын, – дип сөйли Тимур Минияров башлангыч сыйныф укучылары белән уртак тел табып эшләүче волонтер Русалина Рәҗәбовага. Бу аңлашыла да, чөнки аның үзенең дә дүрт эне-сеңелләре бар.
«Комета» отрядында күңелле бәйге бара – балалар күзләре бәйләнгән килеш рәсем ясыйлар иде.
– Миңа лагерьда ошый, кызлар белән тагын да ныграк дуслаштык, монда йөрмәсәк өйдә ялгыз утырыр идек, чөнки әти-әниләр эштә, – дип фикере белән уртаклашты Евгения Карташова.
Сүз уңаеннан, мин монда кулына телефон тоткан бала күрмәдем – барысы да уйный, күңел ача, үзара аралаша. Укучылар төрле уеннар, шахмат, шашка уйныйлар, экскурсияләргә баралар, кул эшләре белән шөгыльләнәләр, хәтта һөнәри юнәлеш бирү дәресләренә йөриләр, бер сүз белән әйткәндә, актив ял итәләр.
– Каникуллар чорында – 27-31 мартта тугыз мәктәптә оештырылган көндезге лагерьларда 315 укучы ял итә һәм вакытын файда белән үткәрә, – дип билгеләп үтте район мәгариф идарәлегенең балалар ялы һәм балаларны савыктыру буенча координаторы Альмира Мәкъсүтова.