Чишмэ
+17 °С
Облачно
Җәмгыять
31 Марта 2023, 08:13

Көнүзәк проблемалар тикшерелде

Рәсәй Федерациясенең Федераль җыелышы – Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев эш сәфәре белән Чишмә районына килде. Ул Чишмә авылының 2нче һәм Чишмә поселогының 4нче урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә булды, анда капиталь ремонт барышында башкарылган эшләр барышы белән танышты.

Көнүзәк проблемалар тикшерелдеКөнүзәк проблемалар тикшерелде
Көнүзәк проблемалар тикшерелде

«Мәгарифне үстерү» федераль программа буенча Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт таләпләре буенча азык-төлек блокларын яңартып кору мәсьәләсенә зур игътибар бирелде. «Түгәрәк өстәл» барышында район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров белән райондагы көнүзәк мәсьәләләр, шул исәптән Илкәш авылы янындагы гидротехник корылманың тузганлыгы турында сүз барды. Арытаба корылманы яңартып кору мәсьәләсе республика күләмендә хәл ителәчәк.

Көнүзәк проблемалар тикшерелде
Көнүзәк проблемалар тикшерелде
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас