Чишмэ
+19 °С
Облачно
Җәмгыять
31 Марта 2023, 06:57

Иң мөһиме – читтә калмау

Ар авыл Советында «Атайсал» проекты башланганнан бирле ике ел эчендә, 2021 елның языннан башлап, туган якка ярдәм итәргә теләгән 23 активистның эше гамәлгә ашырылган.

Иң мөһиме – читтә калмауИң мөһиме – читтә калмау
Иң мөһиме – читтә калмау

– Хәрби операция башлангач күпләр әтиләре, ирләре, уллары мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм кулы сузды. Без аларның ярдәмгә, шул исәптән матди яктан мохтаҗ икәнен аңлыйбыз. Активистлар безгә үзләре мөрәҗәгать итә, ә без аларны хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очраштырабыз, – диде Ар авыл Советы хакимияте башлыгы Алмаз Моратов.

Сергей Пурик, Руслан Исхаков, Рөстәм Бикмәев кебек активистлар кыш башында ук мобилизациядәгеләрнең Ар, Келәш авылларында яшәүче әти-әниләренә һәм гаиләләренә утын белән ярдәм иткәннәр. Динар Абдуллин да йорт янында биек үскән агачны кисү өчен автовышка биреп ярдәм күрсәткән.

Ар авыл Советында «Атайсал» проекты буенча моннан тыш та игелекле эшләр башкарылган – авыл халкы көче белән «Василек» балалар бакчасына тротуар салынган, Илмир Низаметдинов Ар авылы китапханәсенә китаплар бүләк иткән, ә Марсель Ташбулатов авыр тормыш хәлендә калган гаиләгә утын китерткән. Валентин Калугин, Марат Хәмзин, Галия Арсланова, Илдус Сәйфуллин да авылны төзекләндерү буенча актив эш башкарулары белән күпләргә үрнәк булып торалар. 

– Безнең авыл Советында әлеге проектның тагын да активрак гамәлгә ашырылуына ышанам. Халыкка игелекле эшләре һәм ярдәмчел булулары өчен рәхмәт белдерәм, – диде Алмаз Сәлигаскәр улы.

Иң мөһиме – читтә калмау
Иң мөһиме – читтә калмау
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас