Чишмэ
+29 °С
Облачно
Җәмгыять
31 Марта 2023, 08:19

Агросәнәгать колледжы укучыларны кабул итәргә әзер

Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында район мәктәпләренең тугызынчы сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне узды. Студентларга кунакка авыл һәм поселок мәктәпләреннән, гимназиядән укучылар килде.

Агросәнәгать колледжы укучыларны кабул итәргә әзерАгросәнәгать колледжы укучыларны кабул итәргә әзер
Агросәнәгать колледжы укучыларны кабул итәргә әзер

Волонтерлар – ярдәмгә

Мондый чара биредә ел саен үтә һәм ул югары сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда ярдәм итүне максат итеп куя.

– Быел чарага волонтер-студентлар җәлеп ителде. Алар югары сыйныф укучылары өчен колледж, тулай торак, уку кабинетлары, лабораторияләр һәм остаханәләр буйлап экскурсия үткәрәчәк, – дип аңлатты колледжның социаль педагогы Юлия Князева күкрәгенә бейджик тагып залда басып торган егетләр һәм кызларга күрсәтеп.

Укучылар алар янына барып колледжда белем алу, практика үтү һәм тулай торакта яшәү турында сораулар бирделәр.

– Тулай торакта яшәү шартлары һәм көн тәртибе турында сөйләдек. Мәсәлән, бүлмәләрне көн саен кичке сигездә тикшерәләр. Әгәр кемнең дә булса тулай торактан поселок үзәгендәге кибеткә яки туганнарына китәсе булса, алар гариза яза. Җидедә – кичке аш, – дип аңлаттылар волонтерлар Камилия Салихова һәм Элина Сафина.

– Ә бездән күбрәк уку, өйгә эш бирүләре, практикаларның ничек узуы турында сорадылар, – диделәр икенче курс студентлары Андрей Кордос белән Алмаз Янгәрәев.

– Монда бишенче мәктәптән танышларым күп, мин аларга үзем белем алган колледжга укырга керергә киңәш бирдем, – диде икенче курс студенты Тимур Гарифуллин.

 

Үзеңә ошаган һөнәрне сайларга мөмкин

Актлар залында балаларга укырга кабул итү кагыйдәләре турында сөйләделәр, алар шулай ук биредә өйрәнергә мөмкин булган һөнәрләрнең фотопрезентациясе белән таныштылар.

Киләсе уку елында колледж өч юнәлеш: төзелеш, техника һәм кулинария буенча укырга кабул итә. «Гомуми төзелеш эшләре мастеры» һөнәрен алу өчен бер ел һәм ун ай укырга кирәк булачак. Студентлар «Ташчы» һәм «Бетончы» квалификациясен дә алалар, ә «Пешекче-кондитер», «Авыл хуҗалыгы техникасын һәм коралларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау» белгечлекләре буенча уку вакыты өч ел һәм ун ай тәшкил итә. Бу белгечлекләр буенча колледж тәмамлаган чыгарылыш укучылары «Техник-механик», «В, C, E, F категорияле тракторчы», «В, С категорияле водитель» квалификацияләре ала. Мәктәпне таныклык белән тәмамлаган балаларга да биредә «Штукатур-буяучы» һөнәрен алу мөмкинлеге бирелә. Алар өчен уку вакыты нибары ун ай тәшкил итә.

– Безнең студентлар һәр җирдә кирәк. Колледж «Туклану үзәге» җәмгыяте, «Йоматау» шифаханәсе кебек оешмалар белән хезмәттәшлек итә, пешекче һөнәренә укыган егетләр-кызлар анда студент чакта ук  практика чорында эшлиләр. Ә «Авыл хуҗалыгы техникасын һәм коралларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау» белгечлеге буенча укучылар производство практикасын еш кына «Агро-Альянс», «Нерал», «МТС Агросервис», «Башкир-агроинвест», «Үзәк» МТС, «Башсельхозтехника» предприятиеләрендә узалар, – дип билгеләп үтте Юлия Николаевна. 

Эш белән тәэмин итү үзәге инспекторы Ира Мөхәммәтшина бүгенге көндә кирәкле булган һөнәрләр турында сөйләде һәм вакансияләр турында хәбәр итте.

– Һөнәр сайлау – җиңел эш түгел, ул кеше тормышында җаваплы адым. Дөрес һөнәр сайлау – тормышта үз урыныңны табу дигән сүз. Үзебез яраткан эш белән мәшгуль булганда, канәгать яшибез һәм бәхетле була алабыз. Балалар, үз мөмкинлекләрегезне дөрес билгеләү өчен, безнең сайтта, «Работа в России» порталында һөнәри юнәлеш бирү буенча тестлар узарга мөмкин. Анда сез үзегез алачак һөнәрнең никадәр дәрәҗәдә таләп ителүен белә аласыз. Чишмә районы агросәнәгать тармагын оештыруда механиклар, шоферлар, тракторчылар кирәк, «Туклану үзәге» җәмгыятендә шоферлар һәм аш-су осталары таләп ителә. Чишмә май экстракцияләү заводына да шоферлар кирәк. Шушы көннәрдә Чишмә кулланучылар җәмгыятендә кондитер цехы ачылды һәм алар кондитерларны эшкә ала. Шуңа күрә, БАКның Чишмә филиалын тәмамлаганнан соң эшсез калмассыз, – дип чыгыш ясады Ира Фауат кызы.  

 

Кирпеч салып һәм канапе ясап карадылар

Бу көнне агросәнәгать колледжына килгән югары сыйныф укучыларының күбесе киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагын төгәл күзалламый иде. Бишенче мәктәп укучылары гәзит хәбәрчесе белән аралашканда, әлегә кем булачагыбызны һәм мәктәптән соң укырга кая барачагыбызны белмибез, диделәр.

Ачык ишекләр көнен оештыручылар шулай ук укучыларның, башкалар эшләгәнне карап торып, киләчәктә үзләренә туры килердәй һөнәр сайлавын исәпкә алганнар, шуңа күрә осталык класслары, остаханәләргә һәм лабораторияләргә экскурсияләр оештырганнар. Мәсәлән, машиналар һәм детальләрне ремонтлау лабораториясендә 18нче һәм 28нче төркем студентларының автомобиль двигателе җыюын күзәтеп торган укучыларның, һичшиксез, аларга кушыласы килгәндер, дип уйлыйм. Ә инде төзелеш эшләре остаханәсендә югары сыйныфта укучы егет белән кыз, кызыгып китеп, үзләре дә кирпеч салып карадылар.

– Әтием дә монда укыган, мин дә аның үрнәгенә иярергә булдым. Ләкин ул училищены «Машина-трактор паркын ремонтлау һәм хезмәтләндерү» белгечлеге буенча тәмамлаган, ә мин төзүче булырга телим. Ачыклануынча, монда берничә һөнәр алырга мөмкин. Тормышта төрле һөнәрләрнең кирәк булуы ихтимал, дип уйлыйм, – дип фикере белән уртаклашты үзен ташчы ролендә сынап караган беренче мәктәп укучысы Морат Туктаров.

Ә колледж кафесында беренче курс студентлары производствога өйрәтү мастеры Фирүзә Байбурина җитәкчелегендә укучылар өчен канапе ясау буенча осталык классы күрсәттеләр. Катнашырга теләүчеләр күп булса да, өстәл артына алты укучы гына баса алды. Аларга бу эш бик кызыклы тоелды. Карап торучылар һәм ярдәм итәргә теләүчеләр булганда, эш тә гөрләп бара икән! Балалар бик теләп тәмле ризыклар ясап, сыйныфташларын сыйладылар.

Көнкүреш шартлары турында мәгълүмат

Сүз уңаеннан, колледж укучылары беренче курстан ук аш-су осталарына ашханәдә ярдәм итәләр. Шул рәвешле үзләре дә эшкә өйрәнәләр. Колледжда студентларны көнгә өч тапкыр ашаталар. Биредә иртәнге аш – 50, төшке аш – 130, ә кичке аш 70 сум. Ягъни бер көн туклану бәясе 250 сум тора. Ә льготалы категориядәге студентлар өчен туклану бәясе тагын да азрак – хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен – 69 сум, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен – якынча 150 сум, ә күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән килгән студентлар өчен – якынча 65 сум, тулай торакта яшәгән өчен түләү аена 500 сум тора.

Волонтерлар югары сыйныф укучыларына студентлар тормышының кызыклы булуы, һөнәрләр, фәннәр атналыгы узуы, студентларның предприятиеләргә экскурсиягә баруы, театрга, Мәдәният сараена, музейларга культпоходлар оештырылуы турында сөйләделәр.

– Безгә укырга килегез һәм киләчәктә перспективалы булган һөнәрләр алыгыз! – дип тәкъдим иттеләр волонтерлар һәм әлеге чараны оештыручылар укучыларны озатып калганда.

Агросәнәгать колледжы укучыларны кабул итәргә әзер
Агросәнәгать колледжы укучыларны кабул итәргә әзер
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас