Чишмэ
+15 °С
Облачно
Җәмгыять
24 Марта 2023, 07:11

Туган ил, солдат батырлыгы, аналар хәсрәте турында…

Район китапханәсе 21 мартта билгеләп үтелгән Бөтендөнья шигърият көне алдыннан мәктәп балаларын шигырь укучылар бәйгесендә катнашырга чакырды.

Туган ил, солдат батырлыгы, аналар хәсрәте турында…Туган ил, солдат батырлыгы, аналар хәсрәте турында…
Туган ил, солдат батырлыгы, аналар хәсрәте турында…

– Узган елда икенче урын алган идем. Бу юлы бәйгедә катнашу өчен Константин Симоновның «Ватан» шигырен сайладым. Ул миңа ихлас күңелдән язылуы белән ошады. Автор тыңлаучыга Ватан төшенчәсен, туган якның кадерле булуын җиткерә алган. Бу образлар, минемчә, һәр кешенең күңел түрендә сакланган, – дип безнең белән тәэссоратларын уртаклашты 10-12 яшь категориясендә беренче урын алган Арсений Переверзин.

Балалар чара дәвамында бер-берсен алыштырып, С. Михалков, А. Твардовский, С. Есенин, Р. Рождественский, М. Кәрим, М. Гали, Р. Гамзатов, М. Җәлил һәм башка бик күп шагыйрьләр иҗат иткән шигырьләрне яттан сөйләделәр. Шулай ук үзләре иҗат иткән шигырьләр дә яңгырады. Мәсәлән, гимназия укучысы Ева Шавлохова үзенең «Кече Ватаныбыз геройларына» шигырен укып ишеттерде, бишенче мәк-тәптән Амелия Ганиева «Минем картәтием» шигыре белән чыгыш ясады.

Укучылар горурлык хисе белән совет халкының авыр язмышы, сугыш, туган ил, солдат батырлыгы, кадерле балаларын югалткан аналар хәсрәте турындагы ши-гырьләрне тыңлаганда, тамашачыларның күбесе күз яшьләрен тыя алмады.

– Бөтендөнья шигърият көне – ул шагыйрьләрне хөрмәтләү, шигыръ уку  традицияләрен торгызу, шулай ук балаларда укуга карата кызыксыну уяту өчен бер сәбәп. Без-нең конкурс 7 яшьтән 9 яшькә кадәр, 10 яшьтән 12 яшькә һәм 13 яшьтән 18 яшькә кадәр төркемнәргә бүлеп үткәрелде. Барлык балалар да җитди әзерләнделәр, үзләренең шигыръ сөйләү осталыкларын күрсәтеп, искиткеч чыгыш ясадылар. Көз көне Рәсүл Гамзатов белән Муса Галинең тууына 100 ел тулуга багышланган бәйгеләр үткәрергә планлаштырабыз, – дип сөйләде биләмәара китапханә директоры И. Гыйбадуллина.

Жюрига йомгак ясау җиңел булмады. Балалар тырышып шигырь ятлаганнар, әзерләнгәннәр, шуңа күрә җиңүчене сайлау авыр булды. Барысы да конкурста катнашкан өчен төрле номинацияләрдә грамоталар белән бүләкләнделәр, ә җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле призлар тапшырылды.

Туган ил, солдат батырлыгы, аналар хәсрәте турында…
Туган ил, солдат батырлыгы, аналар хәсрәте турында…
Автор:Элина Школьная
Читайте нас