

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган чарада Әлшәй, Благовар, Дәүләкән һәм Чишмә районнары егетләре катнашты.
Чара ачылу тантанасында районның хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев чыгыш ясады, очрашуга махсус хәрби операциядә катнашучы яугир дә килде. Егетләр аның белән үзләрен кызыксындырган темаларга сөйләштеләр, 10 метр ераклыктан пневматик винтовкадан ату, «АК-74»не сүтеп җыю, турникта күтәрелү, Калашников автоматын кору, тиз генә противогаз киеп кую буенча ярышларда катнаштылар.
Рәзит Исхаков җитәкчелегендәге 1нче мәктәп укучылары ярышта беренче урын алды.