Чишмэ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2023, 11:47

Мәчет ачылу – бәйрәмгә тиң вакыйга

19 мартта, изге Рамазан ае башланырга өч көн кала, Түбән Тирмә авылында «Сайфар» мәчете ачылды (чөнки халык үз авылын шулай атый).

Мәчет ачылу – бәйрәмгә тиң вакыйга
Мәчет ачылу – бәйрәмгә тиң вакыйга

Мәчет ачылу авыл халкы өчен бәйрәмгә тиң вакыйга булды.

Тантанага күрше-тирә авыллардан, Чишмә поселогыннан килүчеләр булды, шул авылда туып-үсеп республиканың төрле төбәкләрендә яшәүчеләр кайтты.

– Бик шатбыз, мәчетебез ямьле, матур, җылы. Авылдашлар төзелешкә мөмкин кадәр өлеш керттеләр, – диделәр Рәсилә Кирәева, Рәзилә Улямаева һәм Сәмига Мансурова. 

Ә мәчет төзү эшен тумышы белән бу авылдан булган кеше – Үзәк диния нәзарәтенең җирле «Мәхәллә Сайфар» мөселман оешмасы җитәкчесе Салават Улямаев башлап җибәргән. Төзелеш 2020 елда башланган (бу хакта район гәзитенең 2020 елның 30 октябрендә басылган 87нче санындагы «Мәчет салуга кулдан килгәнчә ярдәм итик» мәкаләсендә дә язылды).

– Салават хәзрәткә тырышлыгы өчен рәхмәт белдерәбез. Ул Түбән Тирмәдә 2005 елдан бирле ислам белеме бирү өстендә эшли. Башта элекке мәктәпнең бер сыйныфында җомга намазларын, өлкәннәрне һәм балаларны укытуны оештырды, – диде Чишмә районы имам-мөхтәсибе Зөфәр хәзрәт Собхангулов.

Ул Үзәк диния нәзарәте президиумының Салават Наҗәт улын бүләкләү турындагы фәрманын укыды һәм аңа «Әл-игтисам» медален тапшырды.

Мәчет ачылу чарасында аның картәтисе Мәгъсүмне дә искә алдылар. Ул атеизм чорында да дин тотуын дәвам итә һәм мәчет төзү турында хыяллана. Аның хыялын Аллаһ ярдәме белән оныгы һәм барлык авылдашлары тормышка ашырды.

Авыл аксакаллары Әхнәф Мансуров белән Нәүбәт Мансуров та мәчет ачылу уңаеннан шатлыклары белән уртаклаштылар.

– Миңа 92 яшь, җомга саен намазга киләбез, ислам нигезләрен өйрәнәбез, дини бәйрәмнәрне үткәрәбез. Аллаһка ышаныч тормышта бик ярдәм итә. Олы яшьтәгеләрнең генә түгел, балаларның да мәчеткә йөрүенә шатмын. Рим Мансуровның һәм Радик Улямаевның уллары безнең белән дәресләргә йөриләр. Башка укучылар да бар, – диде Нәүбәт Гатиятулла улы.

Чишмә районы имам-мөхтәсибе Зөфәр хәзрәт Собхангулов, ветераннар оешмасы рәисе Радик Әхмәдиев, Ярми авыл Советы биләмәсе башлыгы Хәнур Исмәгыйлев авыл халкын тормышларындагы бөек вакыйга белән котладылар, тынычлык һәм иминлек теләделәр.

Соңыннан барлык кунакларны пылау һәм тәмле чәй белән сыйладылар, мәчеттә табын корылды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт куйдылар, Башкортстан татарлары конгрессы вәкилләре, Башкортстанның халык артисты Лилия Рәсүлева, шагыйрь-җырчы Рамил Чурагулов, радиожурналист Залия Ахунова чыгыш ясады. Мәчет  ачылу чарасына килгән һәркем Аллаһ йортының озак вакыт авыл халкына хезмәт итүен, ишекләре һәрвакыт ачык булып, эшләп торуын теләделәр.

Мәчет ачылу – бәйрәмгә тиң вакыйга
Мәчет ачылу – бәйрәмгә тиң вакыйга
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: