2022 елда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәлегенең Чишмә районы бүлегенә 18 шикаять килгән, агымдагы елда исә дүрт мөрәҗәгать кабул ителгән.
– Халыкның дәгъвасы күп вакыт торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә бәйле. Алар еш кына сезонлы характерда, кагыйдә буларак, елның салкын вакытында мөрәҗәгать итүчеләр күп. Шулай ук сыйфатсыз көнкүреш техникасы, җиһазлар һәм электрон товарлар сатуга зарланучылар бар.
Безнең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге шикаятьне, дәгъваны дөрес язарга ярдәм итә, кулланучы мәнфәгатьләрендәге дәгъваны судка җибәрә, дәгъва гаризасы буенча нәтиҗәләр ясый, шулай ук бушлай юридик консультация бирә. Без җиде районда: Чишмә, Архангель, Благовар, Бүздәк, Дәүләкән, Кырмыскалы һәм Кушнаренда эш алып барабыз, – дип сөйләде Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәлегенең территориаль бүлеге начальнигы Таһир Байбурин.
Бүгенге көндә онлайн-кибетләрдән әйбер сатып алучылар күп. Интернет аша сатып алу уңайлы, ләкин шул ук вакытта хәвефсез дә түгел. Ничек мошенниклар корбаны булмаска һәм үз хокукларыңны һәм законлы мәнфәгатьләреңне якларга?
– Хәзерге заман кешеләре интернет-кибетләр аша тиз арада һәм арзанрак бәягә товар алу ысулын сайлый. Ләкин сатып алучылар кайвакыт канәгать түгел. Товар ошамаган очракта, сәбәбен аңлатмыйча гына, җиде көн эчендә онлайн кибеткә кире кайтара аласыз. Сатучы сезгә ун көн эчендә акча күчерергә тиеш. Кире кайтарган өчен түләү сатып алучы кесәсенә төшә. Әгәр сыйфатсыз товар булса, кире җибәрү өчен түләү – сатучының бурычы. Сатучы белән судка кадәр килешеп булмаган очракта, проблема бары тик суд аша гына хәл ителергә тиеш, – дип аңлата Таһир Салих улы.
– Дәгъва белән килүче кешедән «кемнән товар алдыгыз?» дип сорыйм. Күпләр хәтерләми: рекламасы, матур рәсеме бар иде, диләр. Шуның белән бетте. Дәгъва белдерергә беркем юк. Димәк, бу очракта сатып алучы үз саксызлыгының корбаны була. Шуңа күрә, интернет-сәүдә мәйданчыкларында товарга заказ биргәндә ашыкмагыз, сатучы турында ниләр язылган – укыгыз, «капчыктагы мәче» сатып алмас һәм акчагызны югалтмас өчен сак булыгыз, – дип кисәтә Таһир Байбурин.
– Күптән түгел безгә сыйфатсыз электркамин сатып алу турында мөрәҗәгать килде. Сатучы проблеманы үзара сөйләшеп, судка кадәр җайга салудан баш тарта. Территориаль бүлек хезмәткәре тарафыннан судка дәгъва гаризасы җибәрелде, шуннан соң сатучыга сыйфатсыз товары һәм рухи зыян китергәне өчен дә акча түләргә туры килде, – дип хәбәр итте ул.