Чишмэ
+2 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март , 10:27

Мәсьәләләр уртага салып хәл ителә

Чишмә районында күп фатирлы йортлар белән ике оешма идарә итә: күбесен «Торак сервис» җәмгыяте, ә дүрт йортны «Гранд» җәмгыяте хезмәтләндерә.

Мәсьәләләр уртага салып хәл ителә
Мәсьәләләр уртага салып хәл ителә

Рәсәйдә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме мартның һәр өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 19 мартка туры килә.

Әлеге вакытта алар нинди проблемаларны хәл итә? Бу йортларда яшәүчеләр нәрсәгә зарлана? «Гранд» җәмгыяте директоры Вероника Улямаевага шундый сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

– Яз җитүгә  территорияләрне тикшерү башлана. Аның нәтиҗәләре буенча нәрсәләргә игътибар биреләчәк?

– Тикшерү нәтиҗәләре буенча гомумйорт мөлкәтен карау һәм ремонтлау буенча эш планы төзелә. Өстәмә финанс чыгымнарга бәйле эшләр турында бу йортларда яшәүчеләрнең гомуми җыелышында фикер алышабыз. Мәсәлән, узган елда бер күп фатирлы йортта яшәүчеләр машиналарын кую өчен парковка ясарга карар кабул иттеләр. Өстәмә парковкага вак таш һәм асфальт кисәкләре салу буенча эшләр башкарылды. Икенче йортта әниләр үтенече буенча балалар коляскасы белән керү өчен пандуслар урнаштырырга булдык. Бу эшне 2023-2024 елларда башкару планлаштырыла. Гомуми милекне ремонтлауга бәйле башка эшләр план буенча һәм торак законнары нормаларына ярашлы рәвештә башкарыла. 

– Карлар эреп беткәч, хезмәткәрләрнең эше артачак кына. Халык әйткәнчә, «умырзаялар» – балконнар һәм тәрәзәләр астында кыш буе җыелган чүп өемнәре ачылачак.

– Кызганычка каршы, шулай. Балконнан ташланган тәмәке төпчекләрен һәм шәхси гигиена чараларын газоннар өстеннән җыюга күп вакыт китәчәк. Халыкка ничек кенә мөрәҗәгать итеп карасак та, тиешле нәтиҗәгә ирешеп булмый. Күп фатирлы йортларның тәрәзә яки балкон асты тәмәке төпчекләре белән тула, чүп капчыкларын контейнер мәйданчыгына илтеп ташлауны үзләре өчен хурлык санаучылар да бар бит. Алар аны ишек төбендәге урнага тыгып яки подъезд янында калдырып китәргә дә мөмкин дип саный. Йортның су агызу системасы (канализация) дә еш тыгыла.

Канализация торбаларыннан алынган әйберләрнең төрлелеге гаҗәпләндерә. Беренче урында – чүпрәк салфеткалар һәм сөлгеләр, хатын-кызлар гигиенасы чаралары, полиэтилен капчыклар, сөяк, балык, көзгә таба кыяр-помидорлар. Кешеләр эри торган втулкалар турында реклама тыңламасын, ә безгә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре сүзенә ышансын иде: канализациядә хәтта бәдрәф кәгазе дә эреми!

Вероника Улямаева идарә итүче оешма белән халыкның үзара эшчәнлегенең уңай якларын да билгеләп үтә, аеруча 2022-2023 елларда. Бу – йорт түбәсен һәм юлларны кардан чистартканда машиналарны чикә алып тору, газга һәм утка күрсәтмәләрне вакытында бирү, вентиляцияләрне һәм төтен юлларын тикшергәндә фатирларга керү мөмкинлеген тәэмин итү. Торак-коммуналь хуҗалык проблемаларын халыктан башка хәл итеп булмый. Бергә сөйләшеп эшләгәндә генә уңайлы һәм хәвефсез шартларда яшәргә мөмкин.

Мәсьәләләр уртага салып хәл ителә
Мәсьәләләр уртага салып хәл ителә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас в