Яшь инспекторлар юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшендә Дәүләт автоинспекциясенең зур ярдәмчеләре.
– Балалар бу чарага бик җаваплы карадылар, үз куллары белән чәчәкләр, рәсемнәр ясадылар. Машина йөртүче хатын-кызларны 8-нче Март бәйрәме белән котлап бүләкләр тапшырдылар. Малайлар исә патруль машинасына утыргач, репродуктор аша берәр нәрсә әйтергә теләделәр. Аларга «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклагыз!» дип тирә-юньдәгеләргә кисәтү ясау мөмкинлеге бирелде. Соңыннан балаларга стикер рәвешендә яктылык кайтаргыч элементлар тапшырылды, – дип билгеләп үтте Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы Әлфия Вәлиева.
Яшь инспекторлар бу көннәрдә районда машина йөртүче 40лап хатын-кызны бәйрәм белән котладылар.