Уфада җәмәгать эшендә актив катнашучылар арасында «Хатын-кыз – милләт анасы» Бөтенрәсәй бәйгесенә йомгак ясалды.
Чарага Яңа Ябалаклы авылыннан Кәримә Әхмәтшина, Караякуп авылыннан Саймә Усманова һәм Рәзилә Әхмәтшина, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Лена Хисмәтуллина һәм Чишмә районы хатын-кызлар советы рәисе Илүзә Гыйбадуллина катнашлыгында Чишмә районы делегациясе дә барды.
«Хатын-кыз – милләт анасы» бөтенрәсәй бәйгесе – Башкорт хатын-кызлары җәмгыятенең иң популяр һәм иҗтимагый әһәмиятле проектларының берсе. Аның әһәмияте елдан-ел арта бара.
– Чакырылучылар арасында булуыма бик шатмын. Шуны билгеләп үтәсем килә, мондый чарага беренче тапкыр баруым. Бик дулкынландыргыч булды, озаклап кием-салым, милли бизәнү әйберләре сайладым. Кайгыбызны уртаклашкан өчен чараны оештыручыларга рәхмәтлемен. Башка районнардан килгән хатын-кызлар белән таныштым. Сөйләштек, кичерешләребез белән уртаклаштык. Җиңелрәк булып китте, коточкыч кайгы-хәсрәт килүгә карамастан, бергәләп көчле булырга тырышабыз, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты мәрхүм Данис Әхмәтшинның әнисе Кәримә Тәлгать кызы.
Һәлак булган Илгиз Усмановның әнисе Саймә Байзави кызы да аның сүзләрен хуплый:
– Без әлегә кадәр улыбызның исән булмавына ышана алмыйбыз. Тормыш тукталды, мәгънәсен югалтты. Кешеләр арасына чыгу бик җиңел түгел. Аралашу хәсрәтне бераз булса да басарга ярдәм итәчәген аңлыйбыз, – диде ул.
Кәримә Әхмәтшина һәм Саймә Усманова башкорт хатын-кызлары җәмгыятенең танылган активисты Рабига Кушаева исемендәге «Хатын-кыз – милләт анасы» медале белән бүләкләнделәр.
Иң мөһиме, әлеге чарада танышу, аралашу, үзебезнең ялгыз булмавыбызны аңлау. Республика-ның төрле шәһәрләрендә һәм районнарында яшәсәк тә, безне күп нәрсә берләштерә. Без, аналар – гаиләбезнең һәм гомумән илнең терәге, дип билгеләп үттеләр алар.
Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Лена Хисмәтуллина, бәйгедә катнашу һөнәри сый-фатларыңны ачарга ярдәм итә, дип саный.
– Без бит һәрвакыт игътибардан читтә калырга тырышабыз, бәйге ярдәмендә үземне көчлерәк итеп хис иттем. Киләчәккә планнар күп. Актив җәмәгать эшлеклеләре арасында «Хатын-кыз – милләт анасы» алтынчы Бөтенрәсәй бәйгесе финалисты сертификаты һәм чарада катнашучы грамотасы алу бик шатлыклы, – диде ул.
Рәзилә Әхмәтшинага «Мәдәнияттә хатын-кыз» номинациясендә актив җәмәгать эшлеклеләре арасында Бөтенрәсәй конкурсында катнашучы сертификаты тапшырылды.