Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару – безнең ил тарихында истәлекле көн. Совет хәрби техникасының соңгы колоннасы 34 ел элек Амударья елгасындагы Дуслык күпере аша чик буен үткән.
Әфган сугышында ярты миллионнан артык совет солдаты катнашкан, шуларның 14 меңе һәлак булган. Аяусыз сугыш кайтавазы халык хәтерендә озак сакланыр әле.
Укытучы Лилия Юлмөхәммәтова үткәргән лекция-концерт җырлар, вокал номерлар һәм сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары башкаруындагы хореографик чыгышлар белән үрелеп барды. Фортепиано бүлегенең сигезенче сыйныф укучылары Диана Япарова һәм Платон Чумак Әфганстан сугышы турында күңелгә үтеп керерлек шигырьләр укыдылар.
Концерттан соң балалар төрле осталык классларында катнаштылар, чара бай эчтәлекле һәм файдалы булды. Гитара сыйныфы буенча укытучылар Ольга Бурилова һәм Дарья Суркова «Алты кыллы гитара һәм аңарда уйнауның төп алымнары белән танышу» темасына осталык классы үткәрделәр. Укучылар алты кыллы гитараның барлыкка килү һәм уен коралы булып китү тарихы турында белделәр. Гитара уйнаганда дөрес утырырга, табулатураны һәм аккордлар схемасын укырга өйрәнделәр.
Скульптура укытучысы Илфат Мөхәммәтшин Алкин-2 урта мәктәбе укучылары өчен керамика буенча осталык классы үткәрде. Балалар хәтта үзләре дә балчыктан әйберләр ясап карадылар.
Укытучы Татьяна Кандрашкина «Артикуляция һәм тизәйткечләр» буенча осталык классы әзерләде. Ул балаларга артикуляция термины һәм тизәйткечләрнең ни өчен кирәклеге турында сөйләде. Укучылар үзләрен алып баручы һәм лектор ролендә сынап карадылар, шулай ук үз тавышларының классификациясен белделәр.
Сәнгать бүлеге укытучысы Валентина Рәхимова рәссам Борис Михайлович Кустодиев иҗатына багышланган «Җанлы сюжетлар» картиналары күргәзмәсе буенча экскурсия үткәрде.
Хореография бүлеге укытучысы Әнфисә Сәйфетдинова балаларга «Фигуралы вальс» буенча осталык классы алып барды, аның барлыкка килү тарихы һәм төрләре турында сөйләде. Парлап вальс биюнең төп элементларын күрсәтте.