Чишмэ
-1 °С
Облачно
Җәмгыять
3 Марта 2023, 05:52

Язның иртә килүен көтәбез

Үткән атнада Чишмә поселогының Үзәк мәйданында «Кышны озату» бәйрәме узды. Күңелле чара саламнан ясалган кыш карачкысын яндыру белән тәмамланды.

Язның иртә килүен көтәбезЯзның иртә килүен көтәбез
Язның иртә килүен көтәбез

Ул җыелган халыкның өстенә көл коеп, тиз арада янып та бетте. Бу китәргә теләмәгән кышның мәкерлеге булдымы, әллә оештыручыларның уйлап җитермәвеме, ансы билгесез.

Халык сынамышлары буенча, кыш карачкысы ялкынланып бик тиз янып бетсә, яз иртә киләсен көт! Тик әлегә моңа бер дә ышанып булмый. Язны каршылаганнан соң кар ишеп-ишеп яуды, җил көчәеп буран чыкты. Дөрес, көн бераз җылытып җибәрде.

Бәйрәмгә килгәндә исә,ул гореф-гадәт буенча күңелле үтте. Һәр авылСоветы, оешма-предприятиеләр вәкилләре чарага килүчеләрне тәмле беленнәр һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Бәйрәмдә катнашучылар иңнәренә чуклы шәлләр салып, милли киемнәрдән килгәннәр. Сәхнәдән район Мәдәният сарае артистлары һәм авыл клублары хезмәткәрләре башкаруында җырлар яңгырады. Күпләр телефонга төшереп, чыгышларны объектив аша карадылар.

Халыкның кәефе күтәренке булды, кулга-кул тотынышып, рәхәтләнеп әйлән-бәйлән йөрделәр, беленнәр белән сыйландылар, җырладылар, биеделәр. Аркан тартышу уены бигрәк тә ошады. Монда кызлар һәм малайлар гына түгел, әби-бабайлар һәм өйләнгән ир-егетләр белән өйләнмәгәннәре дә көч сынашты.

Балалар өчен спорт ярышлары һәм төрле уеннар оештырылды. Паровозга утырып йөрергә яки карусельдә әйләнергә мөмкин булды. Балалар кечкенә понилар янында мәш килделәр, акчаң булса, аларга утырып йөрергә яки фотога төшәргә мөмкин иде. Аеруча түземсезләр чират көткән арада сүз көрәштереп тә алгаладылар.

Малай-шалай Үзәк мәйданга трактор белән өелгән тау башында уйнап кинәнде. Әти-әниләре, дуслары һәм танышлары белән сөйләшеп торган арада тау шуып, көрәшеп, аунап-тәгәрәп уйнадылар.

Бәйрәм чарасы нибары сәгать ярым чамасы дәвам итте һәм кыш карачкысын яндырганнан соң халык әкренләп кайтыр юлга кузгалды.

Язның иртә килүен көтәбез
Язның иртә килүен көтәбез
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас