Чишмэ
+27 °С
Облачно
Җәмгыять
3 Марта 2023, 06:05

Саф һавада уйнау якынайта...

Беренче мәктәпнең 6 «Б» сыйныфында укучы балалар кышкы матур көннәрнең берсендә әти-әниләре белән бергәләп Чишмә поселогының Елга аръягы бистәсендә урнашкан «Сынташ» чишмәсе янында актив ял оештырдылар.

Саф һавада уйнау якынайта...Саф һавада уйнау якынайта...
Саф һавада уйнау якынайта...

1нче мәктәпнең 6 «Б» сыйныф укучыларының әти-әниләре

Хәзерге заманда ата-аналарның кайсы гына «Балалар сәгатьләр буена телефонда утыра. Без алар яшендә урамнан керә белми идек...» дип зарланмый икән? Аннары, ничек итеп чанада тау шуулары, кардан таулар өеп уйнаулары, чаңгыда йөрүләре турында сөйли башлыйлар. Балалары тыңлап тора да: «Ә-ә, прикольно булган икән», ди дә, тагын башы белән виртуаль дөньяга чума. Гаиләдә паника – ничек уртак тел табарга? Мөнәсәбәтләр өзелмәсен өчен, нәрсә эшләргә?

Шуңа күрә без балаларының сәламәтлеген кайгыртып, үзара җылы һәм ышанычны мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен көрәштә көчләрне берләштерергә булдык. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк иде? Бары тик походка чыгарга, ачык һавада уеннар һәм пикник оештырырга, дигән карарга килдек. Ахыр чиктә, балаларга карда тәгәрәп уйнауның, кар өстендә туп тибүнең ничек шәп булуын үз үрнәгебездә күрсәтергә булдык.

Чишмә янындагы киң аланда әти-әниләр үзләре дә балачакка әйләнеп кайткандай булды. Балалар бу көнне телефоны барлыгын искә дә алмады.

Балалар да, үзебез дә бер-беребезгә бөтенләй башка күз-лектән карадык: алар безнең гел бәйләнчек зат булмавыбызны, һәрчак ярдәм кулы сузарга торган ата-аналар булуыбызны тагын бер кат аңладылар. Балалар гади генә нәрсәләрнең: дустың яки яшәреп киткән әниең елмаюының, суык көнне тәмле кайнар чәй эчүнең дә бәхет һәм шатлык хисе бүләк итә алуын аңладылар.

Табигать кочагына чыгуыбыз озакка сузылмаса да, без балаларга алар өчен тырышуыбызны күрсәтергә өлгердек. Районда яшәүче ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсебез килә: баланы заманча уенчык алып кына гаҗәпләндереп, сөендереп була, дип уйламагыз. Ял көннәрендә алар белән урманга чыгарга, паркта йөрергә һәм сөйләшергә вакыт табарга тырышыгыз. Ышаныгыз, кирәкле сүзләр үзләре табылыр.

Саф һавада уйнау якынайта...
Саф һавада уйнау якынайта...
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас