

Балалар ике атна дәвамында төрле һөнәр ияләренә багышланган проектлар эш-ләделәр, ә дәрестә дуслары белән бик теләп мөһим мәгълүмат уртаклаштылар. Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең 16нчы янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре белән очрашудан зур тәэссоратлар алдылар. Алар белән әңгәмә интервью формасында үтте. Яшь хәбәрчеләр Яна һәм София Кулиевалар диспетчер булып эшләүче әниләре Светлана Бәшәринадан, 3 «А» сыйныфта укучы яшь журналистлар Диана Хәбирова һәм Азалия Шәмсетдинова оператив кизү торучы Роман Биктимеровтан интервью алдылар. Өченче сыйныф укучыларына үзләрен коткаручылар ролендә сынап карау мөмкинлеге бирелде, алар бер минут эчендә тулысынча әзерләнергә тиеш булдылар. Балалар коткаручыларга рәхмәт сүзләре белән хатлар да язып калдырдылар.
Каролина Банникова үз хатында «Исәнмесез, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары! Хатымда сезгә һәркөн кешеләрне янгыннан саклавыгыз һәм көчегезне кызганмыйча коткарганыгыз өчен зур рәхмәт әйтәсем килә! Сез көн саен ихтыяр көчен күрсәтәсез. Моны һәркем эшли алмый! Сезнең белән горурланабыз!» дип язган.
Әминә Хәйруллинаның хатында түбәндәге сүзләр бар: «Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хез-мәткәрләренә зур рәхмәт. Эшегез бик авыр. Һәр көн сәламәтлегегезгә һәм гомерегезгә куркыныч яный. Сезгә уңышлар, авырлыкларны җиңәргә әзер һәм кыю булуыгызны, үзегезгә ышануыгызы телим».
Эмилия Ачилова: «Исәнмесез, хөрмәтле янгын сүндерүче! Сезнең һөнәрегезгә сокланам. Кешеләрне һәм хайваннарны бәла-казалардан коткарасыз. Сез кемнеңдер гомерен саклап калу өчен үз гомерегезне куркыныч астына куярга әзер булырга тиешсез. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм һәрвакыт җиңнәрегезнең коры булуын телим!».
Аглая Чумак: «Исәнмесез. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасында эшләү өчен бик кыю булырга кирәктер, мөгаен. Коткаручылар арасында һәлак булучылар да бар, ләкин мин аларның кемнеңдер гомерен саклап калу барәбәренә һәлак булуын беләм. Курыкмасам, мин дә коткаручы булырга теләр идем. Бер нәрсәне төгәл беләм: сез – геройлар».
Данир Сәйфуллин: «Мин һәрвакыт янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәргә тырышам. Сезнең һөнәр ияләре көчле, җитез һәм кыю булырга бурычлы. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!».
Камилә Башмакова: «Безне саклаганыгыз өчен рәхмәт! Сез – безнең геройлар! Гадәттән тыш министрлыгында эшегез бик кызыклы. Аны беркайчан да ташламагыз. Куркыныч булса да, игелекле һәм хөрмәтле эш. Безнең өчен сез һәрвакыт герой булырсыз» дигән.