Чишмэ
+12 °С
Облачно
Җәмгыять
22 Февраля 2023, 09:33

Ватанны саклау – лаеклы эш!

Жуковский һәм Гагарин исемендәге Воронеж хәрби-һава академиясе курсантлары Радмир Мортазин һәм Нияз Мөрсәлимов Ватанны саклаучы һөнәрен сайлаганнар.

Ватанны саклау – лаеклы эш!Ватанны саклау – лаеклы эш!
Ватанны саклау – лаеклы эш!

Беренче мәктәпне тәмамлаган Радмир Мортазин балачактан ук хәрби булырга хыяллана.

– Ничек кенә гади яңгырамасын, башка һөнәр турында уйлаганым да булмады. Бердәм дәүләт имтиханнарыннан соң әти белән әни документларны башка уку йортларына тапшырырга тәкъдим итте, әмма мин куелган максатым буенча курсант булырга әзерләндем һәм мине башка вариантлар кызыксындырмады. Хәрби академиягә кермәгән булсам, армиядән кайтканнан соң, барыбер Воронежга укырга керер идем. Әлеге вакытта «Авиация буенча элемтә чаралары» белгечлеге буенча икенче курста белем алам, – ди Радмир.

Ул 11нче сыйныфта ук районның хәрби комиссары белән киңәшләшә. И. Сәлимгәрәев үзе дә Воронежда белем алган кеше буларак, Радмирны анда укыган егетләр белән таныштыра. Алар белән сөйләшкәннән соң, ул үзенең дөрес юл сайлавын аңлый, ныклап пауэрлифтинг белән шөгыльләнә башлый һәм өлкәннәр разряды ала. Академиягә керү имтиханнарында өч километрга йөгерергә һәм турникта күтәрелергә кирәк була.

Ике ел буе шөгыльләнгән тренировкалар бушлай үтми, егет физик әзерлек буенча имтиханны һәм тестларны уңышлы тапшырып, Жуковский һәм Гагарин исемендәге Воронеж хәрби-һава академиясенә укырга керә. 

Авиация буенча радиоэлектрон җайланмалар факультетының өченче курс курсанты Нияз Мөрсәлимов әйтүенчә, чын ир-егетләр генә хәрби академиядә укуга лаек.

– Рухың нык, характерың көчле булса, көнең иртәнге алтыда торудан башланган режимга тиз күнегәсең, юк икән, өйрәтәләр, – ди Нияз.

Сүз уңаеннан, ул гимназияне тәмамлаган. Сигезенче сыйныфта укыганда хәрби булырга карар иткән. Әти-әнисе уллары нефть тармагы белән бәйле һөнәр сайлар дип уйлаганнар. Унынчы сыйныфта укыганда ул аларга хәрби булырга теләвен әйткән. Әнисе аның фикерен хуплаган.

Нияз хәбәр итүенчә, академиядә уку өчен барлык шартлар тудырылган. Кыш 15, җәй 30 көнлек ял бирелә. Дөрес итеп куллана белсәң, туганнар, дуслар белән аралашу һәм актив ял итү өчен җитәрлек. Курсантларны бар яклап дәүләт тәэмин итә, өстәвенә, аларга укыган чорда акча түләнә, аның минималь күләме 12 мең 800 сум тәшкил итә. Яхшы укыйсың, физик әзерлегең әйбәт икән, шуңа өстәп вазифаң да булса, уртача алганда, 23 мең сум алырга мөмкин. 

– Мине беренче курстан ук бүлек командиры итеп билгеләделәр. «4» һәм «5»кә укыйм, физик әзерлегем яхшы. Хәрби карьера сайлаганыма бер дә үкенмим. Бу һөнәрне дәүләтебезне эчке һәм тышкы дошманнардан саклар өчен сайладым. Мин – туган илемнең патриоты, – ди егет.

Нияз Мөрсәлимов һәм Радмир Мортазин кебек тәвәккәл, сабыр, җаваплы, максатын анык күзаллаган курсантларга карап, исемнәрен киләчәктә тагын ишетәчәгемә, әле бик күп Чишмә егетләренең аларның үрнәге буенча хәрби карьера сайлавына шигем юк.

Сүз уңаеннан, район призыв пунктында алар белән очрашуда студентларның берсе, Уфа азык-төлек индустриясе һәм сервисы колледжының беренче курс студенты 17 яшьлек Рәзил Әминев, хәрби академиягә укырга керергә теләк белдерде. Курсантлар укучыларга телефон номерларын бирделәр, хәрби комиссар аларны шефлыкка алды. Киләчәктә элемтәдә торырга килештеләр.

Ватанны саклау – лаеклы эш!
Ватанны саклау – лаеклы эш!
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас